Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АШЫГЫЧ ХӘБӘР: Актаныштагы боз кичүе ябыла!

Һава температурасы күтәрелү, кар сулары барлыкка килү сәбәпле, бу атнада Татарстандагы боз кичүләрен ябарга карар кылынды. Бүгенге көнгә Кама һәм Идел елгасы аша булган кичүләр инде ябык. Актаныш районындагы ике республиканы тоташтырган боз юлы узган елның 20нче декабрендә ачылып, ул әле бүген дә хезмәт күрсәтә. Боз кичүен махсус комиссия вәкилләре...

Һава температурасы күтәрелү, кар сулары барлыкка килү сәбәпле, бу атнада Татарстандагы боз кичүләрен ябарга карар кылынды. Бүгенге көнгә Кама һәм Идел елгасы аша булган кичүләр инде ябык.
Актаныш районындагы ике республиканы тоташтырган боз юлы узган елның 20нче декабрендә ачылып, ул әле бүген дә хезмәт күрсәтә.
Боз кичүен махсус комиссия вәкилләре даими тикшереп тора. Бүгенге көндә бозның иң калын урыны 1 метр чамасы булса, кайбер җирләрдә ул 80 сантиметрдан юкарак. Биредәге боз 5нче апрельгә 1,5 тонна авырлыктагы техниканы үткәрергә сәләтле (бүгенге мәгълүмат).
Әмма рәсми чыганаклар боз кичүенең 6 апрельдән ябылачагын хәбәр итә. Димәк, инде җомга көнне боз юлы техника өчен генә түгел, җәяүлеләр өчен дә ябык булачак. Аңлашылганча, боз кичүе аерым күрсәтмә бирелгәнчегә кадәр халыкка хезмәт күрсәтмәячәк.
Сүз уңаеннан, узган ел язгы ташу апрель урталарына туры килеп, 17нче числода Агыйделдә боз киткән иде. Май бәйрәмнәре алдыннан паром кичүе эшли башлады.
PS: Язманы автор һәм редакция рөхсәтеннән башка сайтларга һәм башка басмаларга күчереп алу тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев