Актаныш

АШЫГЫЧ ХӘБӘР: күршеләрдә янгын: 12 кешенең гомере өзелгән

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге шәхси йортта янгын 15 март иртәсендә чыккан. Гадәттән тыш хәл аркасында 12 кешенең гомере өзелгән. Башкортстанның Тикшерү комитеты ачыклаганча, вафат булучыларның барысы да җирле кешеләр. "Беренчел фаразлар буенча, үлүчеләр - 10 ир-ат һәм 2 хатын-кыз бирегә эшкә килгән элеккеге союздаш дәүләт кешеләре, диелсә дә, әлеге мәгълүмат дөрес...

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге шәхси йортта янгын 15 март иртәсендә чыккан. Гадәттән тыш хәл аркасында 12 кешенең гомере өзелгән.
Башкортстанның Тикшерү комитеты ачыклаганча, вафат булучыларның барысы да җирле кешеләр. "Беренчел фаразлар буенча, үлүчеләр - 10 ир-ат һәм 2 хатын-кыз бирегә эшкә килгән элеккеге союздаш дәүләт кешеләре, диелсә дә, әлеге мәгълүмат дөрес булып чыкмады, - дип белдергән идарә тармагы җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова. - Дөреслектә, алар Башкортстан кешеләре. Алар социаль адаптация үзәге әгъзалары булган".
Янгын чыккан йортның ике хуҗасы булган, диелә. Бер өлешен адаптация үзәге өчен арендалап торганнар. Шунысында янгын чыгып, кешеләр үлгән дә инде. Йортның икенче өлеше дә, биредәге кешеләр дә зыян күрмәгән.
Үлгән кешеләрне янгынны сүндергәннән соң гына табалар. Тикшерү эше дәвам итә.
Чыганак: http://intertat.ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: