Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АШЫГЫГЫЗ, югыйсә штраф салачаклар

Узган елгы керемнәр буенча декларация тапшыру өчен ике атна чамасы вакыт калды. Тик респуб­ликада яшәүчеләр салым хезмәтләренә барырга ашыкмый икән. Рәсми саннарга караганда, әлегә кадәр 2015 елда керем алучыларның яртысы гына рәсми документ тутырган. Белгечләр калганнарга да ашыгырга ки­ңәш итә. Югыйсә штраф белән куркыталар. "Бүген Татарстан халкына декларация кампа­ниясенең ни...

Узган елгы керемнәр буенча декларация тапшыру өчен ике атна чамасы вакыт калды. Тик респуб­ликада яшәүчеләр салым хезмәтләренә барырга ашыкмый икән. Рәсми саннарга караганда, әлегә кадәр 2015 елда керем алучыларның яртысы гына рәсми документ тутырган. Белгечләр калганнарга да ашыгырга ки­ңәш итә. Югыйсә штраф белән куркыталар.

"Бүген Татарстан халкына декларация кампа­ниясенең ни икәнен әйтеп-аңлатып торасы да юк. Ел дәвамында салым салынмаган керем алган очракта, бу хакта тиешле органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнен яхшы беләләр", - ди Федераль салым хезмәте­нең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин. Тик рес­публикада яшәүчеләр салым хезмәтләренә барырга ашыкмый икән. "Эшне ахыр­­га кадәр сузалар", - ди­де ул.

Быелгы декларация кам­паниясе 30 апрельдә төгәлләнәчәк. Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе мәгъ­лүмат­ларына караганда, агымдагы елда 300 меңнән артык физик зат рәсми документ тапшырырга тиеш. Бүген исә килүчеләр саны 160 мең чамасы. 2015 елда керем алучыларның яртысы диярлек салым органнарына килеп җитмәгән әле. Андрей Никиташин тизрәк кабаланырга киңәш итте. Узган ел керемнәр турындагы документны вакытында тапшырмаучыларга 7 миллион сум күлә­мендә штраф салганнар. Халык­ның 6-7 проценты декларация тапшырмаган булган.

Керемнәре турында хә­бәр итәргә тиешле физик затлар исемлеге шактый зур. Арада шәхси эшмәкәр­ләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокатлар һәм башка белгечләр бар. Өч елдан да азрак үзеңнеке булып исәп­ләнгән милекне, мә­сәлән, фатирны саткан очракта да салым хезмәтенә мөрә­җәгать итәргә кирәк. Декларация кампаниясе торакны вакытлыча файдалануга биреп торучыларга да кагыла. Алар да салым салынмый торган керем ала бит. Закон нигезендә, лотерея һәм башка төрле уеннарда отучылар, эш урынында бүләк кабул итеп алучылар да хисап тотарга тиеш.

Быел декларация тапшыручыларга эшне җи­ңе­ләйткәннәр дә әле. Агымдагы елдан башлап рәсми документны электрон рә­вештә җибәрергә ярый. Моның өчен "Салым тү­ләүченең шәхси кабинеты" интернет-хезмәтендә тер­кә­лергә генә кирәк. "Болай эшләгәндә, салым хезмә­тенә барып йөрүнең ки­рәге дә юк. Кәгазьләр сорап интектермәячәкләр", - дип аңлатты җитәкче урынбасары. Шәхси кабинет хуҗа­­лары электрон имза белән эш итә. Шуңа күрә салым органнарына бәйле башка төрле юридик документларны да өйдән чыкмыйча гына җибәрә алалар. Бүген 11 меңнән артык кешенең шәхси кабинеты бар.

Декларация кампаниясе чорында Татарстан салым инспекцияләренең эш сәгате дә үзгәргән. Мәсәлән, хәзер бина ишекләре төшке аш вакытында да ябылып тормый. Моннан тыш, си­шәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә халыкны кичке сәгать сигезгә кадәр кабул итәләр. "Салым түләргә кирәкме-юкмы икән дип икеләнсәгез, "Ачык ишек­ләр көне"нә чакырабыз", - диде Андрей Никиташин. Ул 15-16 апрель көннәрендә узачак. Былтыр республика күләмендә үткәрелгән "Ачык ишекләр көне"ндә ун меңнән артык кеше катнашкан. Җитәкче урынбасары декларация тапшырмаган өчен җавап­лылык турында да искә төшерде. Штраф күләме декларация тапшыру өчен бирелгән көннән соң, һәр ай саен рәсми документта күрсәтелгән са­лымның 5 процентына тигез. Шунысы да бар: әлеге сумма салымның 30 процентыннан артмаска һәм 1 мең сумнан кимрәк булмас­ка да тиеш.

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев