Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АТА-АНАЛАР КОЛАГЫНА: Мондый хәл  минем  гаиләдә булмаячак дигән ышанычта яшәмәгез!

Әлеге язма балалар катнашындагы янгыннарны булдырмау максатыннан тәкъдим ителә. 

Шырпының балаларга уенчык булмавын әркем белә, әмма практика күрсәткәнчә, ата-аналар мондый куркыныч “уенчыклар”ны балалар күз алдыннан алып куярга ашыкмый, балаларның өйдә ялгыз калу очраклары да еш күзәтелә. 


Янгыннарда гомер буе җылган мөлкәтнең мизгел эчендә көлгә әверелүен күзәтүе бик авыр, әмма янгыннарда балаларның гомерләре өзелү ачысын бернәрсә белән дә тиңләр булмый – бу котычкыч, калган гомергә җитәрлек хәсрәт. Өстәвенә, фаҗига өлкәннәрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыкса, ул үкенеч хәлләргә китерә. 


Ел саен Татарстан Республикасында янгын корбаннары исемлеген мәктәпкәчә яшьтәге балалар тулыландырып тора. Ата-аналарның эшләре тыгыз булу, балаларга күзәтү җитмәү янгыннарның сәбәбен тәшкил итә. 


Халык, нигездә, янгыннар социаль яктан тотнаксыз, эчкечелек белән шөгыльләнүче гаиләләрдә теркәлүчән дип уйлый. Бу – ялгыш фикер. Янгыннардан беркем дә иминиятләштерелмәгән. Фаҗига куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәмәгәндә, теләсә-кайсы йортта, корылмада чыгарга мөмкин.  Балаларын ялгыз калдырып чыгып киткән  ата-аналар белән әңгәмә корганда, алар, еш кына, бер генә минутка чыгып киткән идем дип аклана. Бер минут олы бер фаҗига китереп чыгара – шуны истән чыгармагыз!


3 яше тулмаган балаларны бер генә минутка да ялгыз калдырырга ярамый. 3 яшьтә инде аларга янгын куркынычсызлыгы хакында аңлатулар алып бара башлагыз. Янгыннарның куркыныч нәтиҗәләр китереп чыгарырга сәләтле икәнен даими искәртеп торыгыз. Мондый хәл  минем  гаиләдә булмаячак дигән ышанычта яшәмәгез, битарафлык төзәтеп булмастай хаталарга китерергә сәләтле икәнен онытмагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев