Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Әтием-әнием” дип кочаклауларын берни дә алыштырмый

Киров авылында яшәүче Алмас һәм Венера Сабитовлар гаиләсе тәрбиягә алынган 10 баланы сыендырган. Оныклары кайткан чакта, аларның әлләни зур булмаган йортлары умарта күчен хәтерләтә.

 

 

Тәрбиягә алынган иң олы кызлары инде үсеп, читкә чыгып киткән, үз юлын тапкан. Ә калган 9 бала мәктәпкә йөргән. Шул тугыз баланың да зурысы олы тормыш юлына аяк атларга җыена. Мәктәпне тәмамлап, быел югары уку йортына керде.

Сабитовларга без елның төрле фасылында бардык. Кайчан килсәк тә, капкалары киң ачык, йөзләре якты. Берсе ишектән керә, икенчесе чыга, аяк киемнәрен буташтырганны исәпкә алмаганда, бер-берсенә бөтенләй дә комачауламыйлар.

Җәй көне ишегалды гүзәл бакчаны хәтерләтә. Һәрберсе үз эше белән мәшгуль, чәчәклек, түтәлләр бүленгән. Малайлар мал-туар карый. Аннары әтиләре янында кайнаша. Кушканны көтмиләр, үзләре белеп эшлиләр. Әти белән кызыграк. Техниканы сүтәләр, җыялар. Кызлар ашарга әзерли.

Венера Сабитова:

– Тортны үземнән дә оста итеп ясыйлар. Маен, капчык-капчык онын, шикәрен алабыз, акча гына чыдасын. Без инде сүз әйтмибез, өйрәнсеннәр, дибез. Хәзер интернет бар. Рецептны шуннан алалар.

– Телефонда уйнарга яраталармы?

– Телефонда озак утыртмаска тырышам. Урман-кырларда йөрибез. Дару үләннәре җыябыз. Аларны да танып белергә тиешләр. Авырганда нинди үлән чәе файдалы икәнен белсеннәр. Намаз укыйлар. Соң гына кайтсалар да, намаз укымыйча йокларга ятмыйлар. Быел бер көн дә калмый тәравих намазына йөрделәр. Мәҗбүр итмим, үзләре теләп, сөенеп баралар мәчеткә.

 

Күңел күзе

– Гаиләгә килеп кергән яңа баланы иң беренче нәрсәгә өйрәттегез?

– Күңел күзе белән күрә белергә. Иң беренче көннәреннән үк, ишекне ачып чыккач, бер-ике секунд булса да тирә-якка карап сокланырга өйрәттем. Баштагы мәлне,
чыккач, бернәрсә дә юк бит дип карый иделәр. Хәзер: “Әни, карале күктәге болытларны”, “Карале нинди матур чәчәк аткан”, – диләр. Бөтен нәрсәне күрәләр. Күңел
күзе бу.

– Бала алу уе кайдан килеп чыкты?

– Күңелдә йөрде күп бала алу. Бик иртә әти-әнисез калып, кешедә үстем бит. Үзе дә күп бала анасы Зөлфирә апа Каһирова тәрбияләде. Әти-әнием исән чакта ук, нишләптер, ун бала карыйм дигән ният белән яшәдем. Курчакларым да унау иде. Һәрберсенең өе, киеме бар. Нигәдер күңелдә чит бала карау уе булды. Фәрештәләрнең амин дигәненә туры килгәндер.

 

Филиза СӘЛАХОВАның әлеге язмасын тулысы белән "Актаныш таңнары" гаетасының 23 сентябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев