Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Атна азагына кадәр һава температурасы 20 градустан югары булачак

9 Май бәйрәменә дә һава торышы җылы булачак.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Атна азагына кадәр Казанда көндез һава температурасы 20 градустан югары булырга мөмкин. КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

Аның сүзләренчә, аномаль һава температурасы урнаша, ягъни норма күрсәткечләре белән аерма җиде градус тәшкил итә. «9 Май — Җиңү көнендә дә җылы һава торышы көтелә. Көндез температура 22 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана. 10 майга каршы төндә 13 градус җылы булырга мөмкин», — диде Юрий Переведенцев.

Белгеч алдагы ун көнлектә уртача һава температурасы 16 градус тирәсе булачагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев