Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Аучылар кеше кадәр зурлыктагы бүрене аткан

Бик зур бүре күтәреп баручы ир-ат төшерелгән фото социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында таралды.

Бик зур бүре күтәреп баручы ир-ат төшерелгән фото социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында таралды.

«Башкортстанның Благовещенск районындагы бер авылда яшәүче ир-ат бик зур бүрене атып үтергән. Кыргый җәнлек кеше кадәр зурлыкта булган», дип хәбәр итте «Башкортстан»телеканалы.

Бүре авылга бик якын килгән. Аучы аны шуңа атып үтергән. Авылдашлары сүзләренчә, соңгы вакытта бүреләр авылларга еш килә. Шуңа күрә халык уя булырга тырыша, диелә бу хәбәрдә.

«Әле шушы көннәрдә генә күрше авылдагы өч этне бүреләр талап үтерде. Аларны зират янында еш күрәләр, арткы бакчаларга кадәр киләләр», — дип сөйли Александровка авылында яшәүче ир-ат.

Ләкин соңрак «Комсомольская правда»сайты әлеге хәбәрнең ялган булуын язды. Бу фото 2020 елның февралендә төшерелгән. Ләкин ул Башкортстанда түгел, ә Свердловск өлкәсенең Түбән Серги районындагы Үрмәкәй авылында булган. Бүреләр бу авылдагы бөтен этләрне — алабайларны, лайкаларны, ишегалды этләрен — барысын да чәйнәп ташлаган.

https://intertat.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев