Актаныш

Һава да чиста, кесә дә калын

Елдан-ел Татарстан юлларындагы машиналар саны арта бара. 2005 елда республикабызда 906 мең транспорт чарасы теркәлгән булса, агымдагы ел башына автомобильләр исәбе 1 миллион 210 меңгә җиткән. Зур мегаполислар шул рәвешле зарарлы газлардан йотлыга. Ә транспортны табигый газга күчерү экологиягә зыянны бермә-бер киметергә ярдәм итәр дип көтелә. Татарстан Экология һәм табигый...

Елдан-ел Татарстан юлларындагы машиналар саны арта бара. 2005 елда республикабызда 906 мең транспорт чарасы теркәлгән булса, агымдагы ел башына автомобильләр исәбе 1 миллион 210 меңгә җиткән. Зур мегаполислар шул рәвешле зарарлы газлардан йотлыга. Ә транспортны табигый газга күчерү экологиягә зыянны бермә-бер киметергә ярдәм итәр дип көтелә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәне саклау идарәсе башлыгы Альберт Шубин сүзләренчә, һавага чыгарылган зарарлы матдәләрнең 70 проценты нәкъ транспорт өлешенә туры килә. Машиналар саны арткан саен, экологик вәзгыять кискенләшә генә бара. Транспортны бензиннан табигый газга күчерү процессы исә һава пычратуны 2,5 тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Мәгълүм булганча, март уртасында транспортны газ-мотор ягулыгына күчерү буенча яңа программа старт алды. Аны тормышка ашыруга республика хакимияте тарафыннан 75 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар транспортларын табигый газга күчерергә ниятләгән физик һәм юридик затларга 30 процент чыгымнарын субсидияләүгә тотылачак дип хәл ителгән. Әмма сүз метан турында гына бара, пропан-бутанга күчәргә теләүчеләргә мондый өстенлекләр бирелми.
- Метан ул - Евро-5 стандартларына тулысынча туры килүче экологик чиста дизель ягулыгы. Метан - куркынычсыз, ул һавага караганда 2 тапкырга җиңелрәк. Шуңа да ул түбәндә җыелмый. Ә иң мөһиме: аның бәясе дәүләт тарафыннан тәртипкә салына, аның уртача бәясе бүген 11-12 сум, - дип билгеләде Татарстан Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин.
Метан ягулыгын куллану кесә өчен шактый зур файда китерә. Әйтик, Lada Granta машинасы 100 километрга 10 литр «ашый». 100 километр араны үтәр өчен бензинга 337 сум тотылачак, метан кулланган очракта исә 115 сум гына таләп ителә. Димәк, 222 сум отасың. Машина күбрәк ягулык тоткан саен бу файда үсә бара. КАМАЗ машинасы турында сүз барганда, әйтик, 1000 сумга кадәр янга калачак.
Әлеге программа март уртасында башлангыч алды. Бүгенге көндә метанга күчеш процессы шактый җиңеләйтелде. Әйтик, программа гамәлдә булган беренче айда машина хуҗасы метанга күчешнең тулы бәясен үз өстенә алып, аннары документлар җыярга һәм Икътисад министрлыгына билгеләнгән күләмдәге акчаны кире кайтаруны сорап гариза язарга тиеш иде. Апрель ахырыннан исә, автомобильче иң баштан ук 30 процентка азрак түли, ә инде метан җиһазын урнаштырган компания үзе дәүләткә субсидиягә мөрәҗәгать итә.
30 процент ташламадан тыш, метанга күчүчегә "Газпром газ-мотор ягулыгы" 1.5 куб метр бушлай газга ягулык картасы да бүләк итә. Ә юридик затларга исә машиналарын газга күчерү өчен әлеге компания арзанлы - 1 процентлык займнар да тәкъдим итә.
Метанга субсидияле күчерү белән хәзерге вакытта 7 компания шөгыльләнә. Бүгенге көндә газга җаһазлауга 200гә мөрәҗәгать теркәлгән, дип хәбәр итте Рөстәм Сибгатуллин. Программага үзгәрешләр кертелгәннән соң 60 машина газга көйләнгән, 48 машина өчен субсидияләр кайтарылган инде.
Республикабызда әлегә 9 метан ягулык станциясе булдырылган. Тагын өчәү инде менә-менә ачылам дип тора. Тагын 6 станция ел ахырына кадәр эшли башлаячак. 2025 елга кадәр исә аларның исәбен 30га җиткерү бурычы куелган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: