Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Һава торышы начарланганда юлга чыкмаска киңәш иттеләр

3 мартта республика территориясендә көне буе буран көтелә, ә юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны чәршәмбе көнне һава торышы начарланганда ерак сәфәрләрдән баш тартырга чакыра.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышы начарланган вакытта куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә. Урамга чыкканда уңайлы һәм таймый торган аяк киеме кияргә киңәш ителә. Актив ял итәргә яратучыларның үзләре белән элемтә һәм навигация чаралары булырга тиеш.

Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басмас өчен куркынычсыз дистанцияне сакларга, каршы хәрәкәт юлына чыгу кебек куркыныч маневрлар ясамаска кирәк. Шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, мәктәпләр, тукталышлар һ.б. җирдә сак булу сорала.

Моннан тыш, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләрне, бик кирәк булмаганда, торак пунктлардан читтә чыкмаска чакыра.

Җәяүлеләргә юлны зебра буенча гына һәм яшел ут булганда чыгарга кирәк. Анда да барлык автомобильләрнең дә сезгә юл бирүенә башта инану сорала. Киемнәргә яктылыкны кире кайтаручы элементларны тагарга киңәш итәләр.

Көчле җилдә өйдә тору яхшы, тәрәзә һәм ишекләр тыгыз ябылырга тиеш. Әгәр сез урамда булсагыз, көчле җил вакытында сезгә зыян китерергә мөмкин булган объектлардан качыгыз. Автомобильләрне зур агачлар янына куймагыз.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев