Актаныш

Авариягә юлыккан “КамАЗ” үзе алып бара торган тере товарын таптаган

Чаллы шәһәренең Минзәлә трактында дуңгызлар төягән йөк машинасы һәлакәткә очраган. Азактан машина йөртүчеләргә күмәкләшеп чучка куып йөрергә туры килгән. Юлда "КамАЗ" һәм Mitsubishi Pajero автомобильләре бәрелешкән. Көчле бәрелеш аркасында йөк машинасы ауган, ә Мitsubishi Pajero автомобилен юл уртасына ук "чыгарып аткан". "КамАЗ"га дуңгызлар төялгән була. Һәлакәт вакытында "каты борын"нарның берничәсе...

Чаллы шәһәренең Минзәлә трактында дуңгызлар төягән йөк машинасы һәлакәткә очраган. Азактан машина йөртүчеләргә күмәкләшеп чучка куып йөрергә туры килгән.
Юлда "КамАЗ" һәм Mitsubishi Pajero автомобильләре бәрелешкән. Көчле бәрелеш аркасында йөк машинасы ауган, ә Мitsubishi Pajero автомобилен юл уртасына ук "чыгарып аткан".

"КамАЗ"га дуңгызлар төялгән була. Һәлакәт вакытында "каты борын"нарның берничәсе кысылып үлә, ә исән калган йөзләгән чучка, иреккә чыгуларына сөенгәндәй, юл читенә таралышып бетә.
Һәлакәт аркасында Mitsubishi Pajero машинасының 48 яшьлек йөртүчесе авыр тән җәрәхәтләре ала. Аны тиз арада хастаханәгә озаталар. "КамАЗ" машинасы йөртүчесе - 36 яшьлек Тукай районы кешесенә урында гына медицина ярдәме күрсәтелә.

Реклама

http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: