Актаныш

Август аенда татарстанлылар бер көнгә күбрәк ял итәчәк

29 августта эш көне бер сәгатькә кыскартыла. "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан законы буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ул көнне Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 95...

29 августта эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан законы буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ул көнне Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
РФ Хезмәт кодексының 95 нче маддәсе нигезендә, бәйрәм алды көнендә эш көне яки смена бер сәгатькә кыскартыла, дип билгеләп үтелә ведомствода.
Шулай итеп, 2016 елның 30 августы эш көне булмаган бәйрәм көне булачак, 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: