Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Август аенда янгыннан зыян күргән гаилә кабат янган

Август аенда янгыннан зыян күргән гаилә кабат янган Азнакай районының Тәтем авылында яшәүче Яркәевләрнең 20 ноябрьдә өйләрендә янгын чыга. Бу вакытта Чулпан ире белән Азнакайга киткән була, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан" газетасы.

Тавыкларга бодайга дип чыгып киттек. Азнакайга барып җиткәч, телефоным шалтырый. Күршебез Альбина шалтырата: “Чулпан, өегез яна!”, ди. Өстемә кайнар су сиптеләрмени? Кулымнан телефоным төшеп китте. Бер мәлгә сүзсез калдым. Әле бит 14 августта гына өебездә янгын чыккан иде, – дип сөйләгән Чулпан.

Ул вакытта йортка килгән зыян зур булмый. Халык ярдәме белән алар өйне төзекләндереп яши башлый. Монысында инде йорт катырак янган. Гаилә мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев