Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Автокредит алучыларга киңәш!

Автокредит алам дисән, бу язма белән таныш!

Чаллы шәһәренең гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлекчәсе автокредит алучыларга киңәш итә. Автокредит алганда заемщикның хокуклары “Кулланучылар кредиты хакында”гы 353 нче санлы федераль законда каралган. Закон буенча автокредит алучы хокуклы: килешүгә 5 көн кул куймый торырга, 5 көн эчендә килешүне укырга, үзләштерергә, законга каршы килә торган пунктларны төшереп калдыруны сорарга; акчаны тулысынча алганчы, килешүдә каралганнарны үтәми торырга; кредиттан баш тартырга һәм вакытыннан алда штрафсыз һәм өстәмә түләүсез акчаны кире кайтарырга; түләү буенча бурычлар турында бушлай мәгълүмат сорарга; килешмәгән очракта банкны судка бирергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев