Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Автомобильчеләр дәүләт номерына саннар һәм хәрефләрне үзләре сайлый алачак

Әлегә сайлауның төгәл механизмы әйтелми - тәртипне Министрлар Кабинеты билгели ала. Хуҗалары автомобильләренә дәүләт теркәү номерлары өчен саннар һәм хәрефләрне үзләре сайлый алачак. Әлеге гамәл Россия Эчке эшләр министрлыгы хөкүмәткә керткән тиешле канун проекты кабул ителгән очракта мөмкин булачак, дип яза "Росийская газета". Документта дәүләт номеры өчен саннар һәм хәрефләрне...

Әлегә сайлауның төгәл механизмы әйтелми - тәртипне Министрлар Кабинеты билгели ала.
Хуҗалары автомобильләренә дәүләт теркәү номерлары өчен саннар һәм хәрефләрне үзләре сайлый алачак. Әлеге гамәл Россия Эчке эшләр министрлыгы хөкүмәткә керткән тиешле канун проекты кабул ителгән очракта мөмкин булачак, дип яза "Росийская газета".
Документта дәүләт номеры өчен саннар һәм хәрефләрне сайлауның төгәл механизмы әйтелми - тәртипне Министрлар Кабинеты билгели ала.
Бу канун проекты тәкъдим иткән бердәнбер яңалык түгел. Яңа машиналар электрон дәүләт теркәве узганнан соң, аларга номерларны автосалоннар да бирә алачак. Бу хезмәт түләүле булачак, әмма аңа тарифны дәүләт куячак.
Моннан тыш, кузов яки рамадагы укылышсыз индетификацияле VIN-номерлы автомобильләрне теркәү җиңеләячәк. Криминал экспертизасын уңышлы үткәннән соң, мондый машинага өстәмә маркировка төшереп булачак.
Канун проекты 2013 елда беренче укылышта кабул ителгән, әмма, басма мәгълүматларына караганда, әлегә кадәр Эчке эшләр министрлыгы аңа үтәлергә мөмкинлек бирмәгән. Министрлык хезмәткәрләре һәм эскпертлар төзәтмәләр кертү белән шөгыльләнгән. Хәзер документ әзер һәм хөкүмәткә тапшырылган.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/24/144995/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев