Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Автомобильләрне «Ш», «У» һ.б. кисәтү билгеләре белән җиһазларга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр

Россия Эчке эшләр министрлыгы якын арада юлда йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертүне караячак. Россия Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Владимир Кузин якын арада Хөкүмәттә юлда йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләрне караячаклар, дип белдергән. Бу хакта "Ведомости" яза. Үзгәрешләрнең берсе автомобиль хуҗаларын машиналарны кисәтү билгеләре белән җиһазламаган килеш файдаланудан тыюга кагыла. "Хәзер...

Россия Эчке эшләр министрлыгы якын арада юлда йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертүне караячак.
Россия Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Владимир Кузин якын арада Хөкүмәттә юлда йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләрне караячаклар, дип белдергән. Бу хакта "Ведомости" яза.
Үзгәрешләрнең берсе автомобиль хуҗаларын машиналарны кисәтү билгеләре белән җиһазламаган килеш файдаланудан тыюга кагыла.
"Хәзер юлда йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр турындагы карар проекты әзер һәм якын арада ул Хөкүмәттә каралачак", - дип ачыклык кертте ул.
Аның сүзләренчә, «Шипы», «Учебное транспортное средство», «Начинающий водитель», «Автопоезд» һ.б. билгеләр куелмаган автомобильне куллану тыела.
"Бу норма үз көченә кергән очракта машина йөртүче Россия Административ хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсе буенча җавааплылыкка тартылачак, штраф - 500 сум" , - дип ачыклык кертте ул.
Аның сүзләренчә, яшь автомобильчеләргә, ягъни машина йөртү стажы ике елдан ким булганнарга таләпләр кырыслана. Алар өчен теләсә нинди юлда иң югары тизлек 70 км/сәг тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев