Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АВТОТУТАШ–2016 “Автобәйге гаилә бәйрәме безнең өчен!”

Тизлек һәм вакыт. Машина йөртү осталыкларын тагын да камилләштерү, үзара аралашу да өчен 5 август көнне "Автотуташ-2016" бәйгесенә җыелган кызларыбызның һәркайсының машина руле артына утыруларының үз тарихы бар. Һәркайсы тәүге кат каушый-каушый руль артына утырган, тимер атларының холкын, нечкәлекләрен аңлап, тоемлап, юл хәрәкәтенең өзлексез агымында үзенең имин юлын табарга өйрәнгән....

Тизлек һәм вакыт. Машина йөртү осталыкларын тагын да камилләштерү, үзара аралашу да өчен 5 август көнне "Автотуташ-2016" бәйгесенә җыелган кызларыбызның һәркайсының машина руле артына утыруларының үз тарихы бар. Һәркайсы тәүге кат каушый-каушый руль артына утырган, тимер атларының холкын, нечкәлекләрен аңлап, тоемлап, юл хәрәкәтенең өзлексез агымында үзенең имин юлын табарга өйрәнгән. Актив тормыш алып бару, вакытның кадерен белү, һәр эшкә дә өлгерергә тырышу - яшәү рәвешләре.
Быел әлеге бәйге дәүләт автоинспекциясенең 80 еллыгына багышланып, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, дирекциясе һәм РОСТО ДОСААФ белән берлектә үткәрелде.
Алмаз Шәйхразыев, ДОСААФта инструктор:
- Гүзәл затларыбызның белемнәрен теория буенча да, машина йөртү осталыгы буенча да сыныйбыз. Биремнәрне елдан-ел катлауландырабыз.
Рәсимә Сәетова, ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге фонды җитәкчесе:
- "Автотуташ" бәйгесе районда 1998 елдан бирле үткәрелә. Бүгенге җиңүче кызыбыз 12 августта үтәчәк республика бәйгесендә - Казан шәһәрендә Актаныш данын яклаячак. Бәйгене үткәрүнең максаты - юлларда бәла-казаларны кисәтү, гүзәл хатын-кызларыбызның машина йөртүдә осталыкларын арттыру. Рульдәге хатын-кызларыбызга ир-атларыбыз да юлларда игътибарлы булсыннар иде. Барыбызга да гаилә бәхете, сәламәтлек телим. Юлларыбыз хәвефсез булсын, юл кагыйдәләрен төгәл, дөрес үтик.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: III урында - Лилия Бәхтиева, II урында - Алсу Шәйхразыева. Җиңүче исеменә Рәмилә Хуҗина лаек булды.
Рәмилә 2009 елда машина йөртү таныклыгы алгач ук руль артына утыра. Җиңүче буларак та, хатын-кыз буларак та фикерләрен белештек.
- "Автотуташ" бәйгесенең район этабында ел да катнашам. Өч тапкыр Казанда республика бәйгесендә дә катнаштым. Автобәйгене ел да гаиләбез, туганнар белән көтеп алабыз - гаилә бәйрәменә әйләнде безнең өчен. Һәр эшкә дә өлгерергә тырышу, авылга кайту, туганнар янына бару, вакытны янга калдыру уе белән машина йөртү таныклыгы алып, руль артына утырган идем. Хәзер машина ышанычлы дустым. Бәйгеләрдә катнашу машина йөртү тәҗрибәсен арттыра. Туплаган белемнәрне онытмаска, яңалыклардан хәбәрдар булырга этәрә.
- Үзегезнең, якыннарыгызның иминлеген ничек кайгыртасыз?
- Машинага утырган һәр кеше дә иминлек каешын эләктерә иң элек. Балаларның һәркайсының махсус утыргычы бар.
- Теләкләрегез?
- Һәммә кешегә дә сәламәтлек телим - тән сәламәтлеге, акыл сәламәтлеге. Булган белемнәрен тормышта дөрес итеп файдалансыннар. Юлларда исән-имин йөрергә язсын!
Уңышлар сиңа, Рәмилә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев