Актаныш

Авыл башлыклары тагын киңәште (ФОТОЛАР)

Чуракай җирлегенә тәҗрибә уртаклашырга килгән авыл җирлекләре башлыкларына өйрәнер яңалыклар күп булды узган атна чәршәмбесендә. Ике авыл яшәешен, тормышларының көйле, төзек баруын көйләүдә үз эшләү ысуллары бар аларның. ФОТОЛАРКЫ КАРАРГА : http://aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t/item/3675-avyil-bashlyiklaryi-kiңәshte.html Җирлек башлыгы Тимергази Хәсәнов көндәлек эш-мәшәкатьләр, эшләнгән эшләр белән таныштырды. Җирлектә социаль объектларның һәммәсе дә халыкка хезмәт күрсәтә....

Чуракай җирлегенә тәҗрибә уртаклашырга килгән авыл җирлекләре башлыкларына өйрәнер яңалыклар күп булды узган атна чәршәмбесендә. Ике авыл яшәешен, тормышларының көйле, төзек баруын көйләүдә үз эшләү ысуллары бар аларның.
Җирлек башлыгы Тимергази Хәсәнов көндәлек эш-мәшәкатьләр, эшләнгән эшләр белән таныштырды.
Җирлектә социаль объектларның һәммәсе дә халыкка хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә Иске Әгъбәс авылындагы башлангыч мәктәп-балалар бакчасы яңартып төзекләндерелә, соңгы мәшәкатьләр күрелә. Мәктәп өлешендә 16 бала укый, 17 бала бакчага йөри. Чуракайда 1967 елда төзелгән мәктәптә дә капиталь төзекләндерелү башкарыла. Биредә 36 бала белем ала. Укытучылар коллективы тупланган, тәҗрибәле. Район, авыл тормышында актив катнашалар. Киңәшмәдә көнүзәк мәсьәлә буларак күтәрелгән - авылда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә дә ир-ат укытучыларга аерым эшләрне башкару йөкләнгән.
Янгын сүндерү машинасы район ярдәме белән Казаннан кайтарылган. Башта ике ел урамда торган. Быел хуҗалык ярдәме белән җылытылган гаражга күчергәннәр. Төзекләндерү эшләрен дә хуҗалыкның төзүчеләр бригадасы башкарган. Машина хәзер, барлык таләпләр дә үтәлгән хәлдә, җылытылган гаражда саклана. Шофер штаты булдырылып, хезмәт хакын "Алга" хуҗалыгы түли.
Фоат Мусинны үз эшенең остасы һәм һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы кеше буларак мактап телгә алдылар. Үзенә эш бүлмәсе дә ясап куйган. Фоат абыйга ярдәмче команда составында биш шофер беркетелгән. Телефоннары бер-берсендә бар. Ул-бу була калса, һәркайсының башкарасы эшләре билгеле.
Янгын чыккан очракта куллану өчен ике авылда өч урында су чыганагы булдырылган. Хуҗалыктагы су башнясы скважинасыннан турыдан-туры алган очракта 7 минутта 5 тонна су алырга мөмкин. Гаражда 7 тонна су мичкәсе электр энергиясе ярдәмендә туңмаслык хәлдә тотыла. Иске Әгъбәс авылында ФАП белән кибет арасында 7 тонна су җир астында саклана. Авыл башына янгын булган очракта су алу өчен махсус колонка көйләгәннәр.
Авылны һәм хуҗалыкны янгынга каршы саклык чаралары белән тәэмин итеп, төзү һәм төзекләндерү, көйләү чыгымнарын да хуҗалык ярдәме белән башкарганы өчен авыл халкы "Алга" хуҗалыгы җитәкчесе Рәдиф Галләмовка рәхмәтле.
Рүзил Хәбибуллин җитәкчелегендә эшләүче МЧСның Байсар филиалы инспекторлары җирлеккә килеп, йортларда булып, аңлату, кисәтү эшләре алып баралар. Электр чыбыкларының, газ котелларының эшчәнлеген тикшерәләр. Төгәлсезлекләр булганда, төзәтү вакыты чиген билгелиләр. Күп балалы гаиләләрдә янгынга каршы сигнализацияләр куелган.
Район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендә җирлек яшәеше белән танышып, авыл башлыклары Назыйм һәм Хавил Шәеховларның фермер хуҗалыкларында да булдылар. Моннан 22 ел элек фермер буларак үзләрен сынап карый алар. Башта яшелчә үстерәләр. Тәҗрибә туплап, 2010 елдан терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнәләр. 262 эре терлекләре, 400 сарыклары, 20 атлары бар. 428 гектар пай җирләрендә бар төр культураларны үстерәләр. Чәчүгә әзерләнеп, ашлама, ягулык-майлау материаллары кайтарганнар. 6 кеше хезмәт куя биредә.
Җирлектәге көндәлек мәшәкатьләр авыл халкының хезмәте, бердәмлеге, фермер-эшмәкәрләрнең һәм хуҗалыкның ярдәме белән хәл ителә. Шәеховлар авылга ярдәмләшеп яши. Узган ел һәйкәлләрне төзекләндерүдә, зират коймасын тотуда иганәче булганнар. Һәр авылда да мәчет чыгымнары, җылылык, электр өчен түләү, агымдагы төзекләндерү эшләре хәйриячелек ярдәмендә алып барыла. Чуракай мәчетенең чыгымнарын - Шәеховлар, Иске Әгъбәснекен эшмәкәр Илдус Нәбиев бертуганнары, уллары белән түләп бара. Дини бәйрәмнәрне, сабантуйларны үткәрүдә авыл гаме һәм яме белән яшәүче - нәсел җепләрен өзмәгән якташлар ярдәм итә.
Көннәр әлегә салкынлыгы белән бирешмәсә дә, язгы-көзге чор - авыл юллары, урамнары өчен сыналу чоры. Чуракай җирлегендә авылның урам юлларын төзекләндерү ысулы да үрнәк буларак тәкъдим ителде. Биш метр ярым киңлектәге юлның ике ягына да метр ярым тирәнлектәге канаулар казылган. Кар сулары юлга җыелмый, ком түшәлгән юлларның ныклыгы да саклана. Юл ныгыганчы урамга зур тракторлар кертелми, сөт җыю машиналары гына йөри.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: