Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авыл безне онытмаган

Авыл безне онытмаган… Юк, онытмаган безне авылыбыз! Чыгып киткәнемә кырык ике ел үтсә дә, авылым мине дә онытмаган. Үземнең дә аны беркайчан да онытканым булмады һәм булмаячак та. Кендек каным тамган газиз җиремне, яшел чирәмле яланнарында яланаяк узган балачагымны, изге чишмәбезнең саф суын эчеп үскән елларымны ничек итеп онытыйм соң......

Авыл безне онытмаган… Юк, онытмаган безне авылыбыз! Чыгып киткәнемә кырык ике ел үтсә дә, авылым мине дә онытмаган. Үземнең дә аны беркайчан да онытканым булмады һәм булмаячак та. Кендек каным тамган газиз җиремне, яшел чирәмле яланнарында яланаяк узган балачагымны, изге чишмәбезнең саф суын эчеп үскән елларымны ничек итеп онытыйм соң...
19 августта Богады мәдәният йортында узган "Кендек каным тамган җирем" дип аталган кичәгә чакырып алулары көтелмәгән шатлык булды. Без - Богады җирлегендә туып-үсеп, төрле якларга таралган бер төркем якташлар шушы очрашуга зур дулкынлану хисләре белән җыелдык. Сагынып кайттык без авылны, авылдашларны. Матур итеп бизәлгән мәдәният йорты, ачык йөзле, ягымлы сүзле мәдәният хезмәткәрләре, үзе дә бездән ким дулкынланмаган авыл җирлеге башлыгы һәм безне якын итеп җыелган авыл халкы каршы алды безне. Яшьлек елларындагыча, мәдәният йортында музыка яңгырап тора, авыл үзешчәннәре милли киемнәр белән сәхнәгә чыгарга әзерләнә. Берни дә үзгәрмәгән кебек... Җыелган халык арасында безнең замандашлар, авылдашлар, урамдашлар, сыйныфташлар. Алар да үзгәрмәгән. Шул таныш йөзләр белән беррәттән, кайсыдыр кемгәдер охшаган яңа йөзләр, яңа малайлар, яңа кызлар. Бу яшь буын - безнең уллар, безнең кызлар, безнең оныклар. Алар безне сәламләп дәртле итеп җырлыйлар, ут чәчтереп бииләр.
Сокланып, онытылып, дулкынланып, горурланып утырабыз. Безнең дәвам, безнең киләчәк!
Китапханәче Рәзинә Мөнирова матур итеп кичәне башлап җибәрде. Бер-бер артлы безгә сүз бирелә. Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех-Хөсәенов, минем белән бер сукмактан мәктәпкә йөргән егет, үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Пар чишмәбезгә мәдхия җырлаган шагыйрә Язилә апа Галләмова истәлекләре белән бүлеште, шигырьләрен укыды. Тормыш иптәше Шамил абый Шәемов аның җырларын башкарды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре - сыйныфташым Фаяз Әминев, бездән бер генә сыйныф алда укыган Инсан Хөсәенов искиткеч биюләре белән таң калдырдылар. Мин авылыма мәхәббәт белән сугарылган шигырьләремне укыдым.
Ә очрашуның тагын бер зур сәбәпчесе - "Хәтер - мәңгелек" исемле китап авторы хакында аерым сүзләр әйтәсем килә. Безнең рус теле һәм әдәбияты укытучыбыз, Яңа Богады килене, авылыбызны яратып һәм кешеләрен хөрмәт итеп яшәүче Тәнзилә апа Газизова. Ул авылыбыз тарихын барлап, аның үткәнен һәм бүгенгесен бәйләп зур хезмәт башкарган. Гаиләсе - уллары Илмар һәм Ленар, килене Ләйсән, оныгы Сөмбел ярдәмендә Яңа Богады халкына кадерле бүләк ясаган. Шушы китапны кулга алгач, авылымның урамнары, кешеләре, булып узган вакыйгалар бер-бер артлы күз алдымнан тезелеп үтте. Күңелләрне урыныннан кузгаткан бу китапка, аның авторларына карата рәхмәтнең ниндиен генә әйтсәк тә аз булыр төсле.
Авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттаховның безгә җылы сүзләр әйтеп, иңнәребезгә ак шәлләр ябуы, истәлек бүләкләр тапшыруы, тагын кайтыгыз, дип сөендерүе ямь өстенә ямь өстәде. Кичәнең буеннан-буена җилкәсенә камера асып төшереп йөргән һәм "Актаныш авазы" телевидениесеннән күрсәтеп сөендергән Ләйсән Газизовага "Афәрин" дими ни дисең инде. Исәнлектә-саулыкта тагын очрашырга язсын, имин-тыныч тормышта, яшәүгә һәм хезмәткә дәрт белән гомер итегез, сөекле авылдашларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев