Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан район башлыгы Фаил Камаев котлавы

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне - барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - иң күркәм традицияләребезнең берсе. Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына...

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне - барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - иң күркәм традицияләребезнең берсе. Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, тармак хезмәтчәннәре сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр һәм республикада тулаем җыем буенча алдынгы урыннарны яулап, авыл хуҗалыгында үзебезнең күркәм традицияләрне саклап калуга ирештек.
Быел игенчеләребез амбарларга 149 400 тонна икмәк җыеп салдылар, җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы әзерләнде.
Игенчелектә генә түгел, хуҗалыкларның төп икътисади иминлеген билгеләгән терлекчелек тармагында да уңышларыбыз шактый. Ит җитештерү буенча республикада иң алдынгы район буларак исәпләнәбез. Бүгеге көндә 125 тонна сөт җитештереп сатабыз. Әлбәттә, бәяләр моннан 5-6 ел элек булган саннардан күпкә аерыла, һәм хуҗалыкларның төп яшәешен, көндәлек керемне шушы сөтчелек тармагы тәэмин итә. Алга таба, күпмедер дәрәҗәдә хуҗалыкта хезмәт куйганнарның эшен җиңеләйтү максатыннан механикалаштыру юнәлешендә эш алып барабыз: беренчедән, эш кешесенә уңай шартлар тудыру, икенчедән, бу инде замана таләбе дә. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү генә түгел, аны тирәнтен эшкәртү дә төп максатларыбызның берсе. Ягъни якын киләчәктә, җитештергән продукцияне тирәнтен эшкәртеп, кибет киштәләренә чаклы ук китереп җиткерүне максат итеп куябыз. Яңарыш юлында барганда гына Актаныш районы авыл хуҗалыгы республика күләмендә данын яклап калып, тагын бер баскычка күтәреләчәк.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм аграр тармак ветераннары! Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм.
Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Кадерле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев