Актаныш

Авыл уртасында - аккошлар

Берничә көнгә сузылган яллардан соң, дүшәмбе эшкә килүебезгә, Аккүз авылыннан Нәҗибә апа Хәертдинова шалтыратып, авыл уртасындагы күлләрендә 24 аккош яшәве турында хәбәр итте. Актаныш тирәсендәге, авыл читләрендәге күлләргә аккошлар төшкәнен күргән булса да, авыл уртасындагысына төшкәнне ишеткән юк иде әле. Аккошлар - табигатьнең йөзек кашлары. Әлеге зиннәтле, горур кошлар үзләренә...

Берничә көнгә сузылган яллардан соң, дүшәмбе эшкә килүебезгә, Аккүз авылыннан Нәҗибә апа Хәертдинова шалтыратып, авыл уртасындагы күлләрендә 24 аккош яшәве турында хәбәр итте. Актаныш тирәсендәге, авыл читләрендәге күлләргә аккошлар төшкәнен күргән булса да, авыл уртасындагысына төшкәнне ишеткән юк иде әле.

Аккошлар - табигатьнең йөзек кашлары. Әлеге зиннәтле, горур кошлар үзләренә иң матур, иң җимле, иң мәрхәмәтле урыннарны гына сайлыйлар. Аккүз авылындагы күлне үз иткәннәр икән, димәк, биредә аларга рәхәт. Бу затлы кошларны үз күзләребез белән күреп кайтырга теләп, иҗат төркемебез белән юлга чыктык.

Авыл уртасындагы күлне табу әллә ни кыенлык тудырмады. Чыннан да, оҗмахка тиң урыннар икән биредә. Табигате искиткеч. Ул тирәдә яшәүчеләр өчен бигрәк уңайлы урын. Капкаңны ачуга - яшел чирәм, кул сузымы арадан күл башлана. Кош-кортыңны үстерер өчен менә дигән мөмкинлек. Күл читендә йөзеп йөрүче аккошларны күреп, куркытмаска теләп, саклык белән генә яннарына якынлаштык.

- Курыкмыйлар алар, кусаң да китмиләр, борчылмагыз, - дип, күл янында гына яшәүче йорттан бер апа килеп чыкты. - Бераз алдан килгән булсагыз, 24ен дә күрер идегез. Иртәнгә менә шунда бөтенесе бергә җыелалар алар. Хәзер таралганнар инде.

Яңа танышыбыз Тәзкирә апа Гайнуллина икән. Аннан аккошларны үзенә җәлеп итүче әлеге серле күл хакында сораштырабыз.

- Без бу күлне Зәйди күле дип йөртәбез. Менә бу күлгә терәлеп торган йортта элек Зәйдулла дигән бабай яшәгән. Авыл халкы шуның хөрмәтенә Зәйди күле дип атаган. Хәзер ул йортта улы белән килене яши.

- Әлеге күлгә су каян килә соң?

- Башында ук бер кечкенә чишмә бар. Шуның суы һәм яңгыр сулары белән тулыланып тора ул. Минем килен булып төшкәнемә 44 ел инде. Шул вакыт эчендә күл өч тапкыр кипте. Ходайның рәхмәте белән быел суы шактый күренә әле.

Яныбызга Зәйдулла бабайның килене Мәдинә апа Хәмидуллина да чыгып җитте.

- Аккошлар шулай ел да киләләрме? - дип кызыксындым.

- Күлгә аккошлар берничә ел килә инде. Башка вакытларда алар өч, күп булса, алтау булалар иде. Быел менә 24не санадык. Барысы бергә җыелганда бигрәк матур алар. Шуларны күзәтү өчен кеше йөреп кенә тора. Әле яңа гына мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар килеп китте. Балалар бакчасына йөрүче балаларны да алып килделәр. Аккошларны күзәтеп, хозурланып яшибез менә.

- Авыл халкының каз-үрдәкләре дә шулар белән бергә йөзә, аларны аккошлар куркытмыймы соң?

- Юк, әлегә куркытмыйлар әле. Бала чыгарсалар, безнекеләрне кысрыкламаслар микән дибез инде. Күл иркен бит, яшәсеннәр генә.

- Аларга ашарга биреп караганыгыз юкмы, кулга килмиләрме?

- Үзебезнең ашарга биргән юк. Бала-чагалар ипиләр биреп карыйлар, кулга килмиләр. Әмма алар киткәч, ризыкларны ашап бетерәләр.

Нәҗибә апа Хәертдинованы күрми китсәк, дөрес булмас дип уйладык.

- Рәхмәт килүегезгә! Аккошлар авылыбызны ямьләп тора. Олылар да, кече яшьтәгеләр дә шуларны карарга агыла. Олыраклар шәһәрдән кунакка кайткан оныкларын алып баралар. Күл буе шаулап тора.

Аккүз авылында туып, шунда гомер кичерүче Мирдәвис абыйдан аккошларның ни өчен нәкъ менә шушы күлгә төшүләре хакында сорамыйча булдыра алмадым.

- Мин кечкенә вакытларда бирегә аккошлар килгәнне хәтерләмим. Чөнки тирә-якта күлләр бик күп иде. Хәзер алар нишләптер кибеп бетеп баралар. Байсар белән ике арада бер зур күл бар. Тик аккошлар анда төшми. Халык аның суын салкын ди. Шунлыктан, әлеге күлгә төшәргә мәҗбүр булганнардыр дип уйлыйм. Аннан соң, бу күлдә ашарга да бардыр, югыйсә тормаслар, китәрләр иде. Заманында тирә-якка билгеле, балык үрчетелә торган күл иде бит бу. Хәзер генә басулардан ләм агып төшеп саекты. Шуны бер чистартсалар, бик әйбәт булыр иде дә...

Күлнең ләмен генә түгел, чүп-чарларын да җыештыру кирәктер. Чөнки күлнең эчендә маяклар шикелле тырпаешкан буш шешәләр, чүп-чар аның кадерсезлеген дәлилли. Ул калдыкларны башка җирләрдә яшәүчеләр түгел, шул авыл кешеләре ташлый бит. Табигатькә сак караш үзебездән, кылган гамәлләребездән тора. Күлне җыештырмыйча, һаман саен чүп-чарны шунда ташлап барсагыз, күлегез дә корыр, табигать сезгә рәнҗер, яз җитүгә аккошлар да килмәс бит, аккүзлеләр.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: