Актаныш

Авыл яңача уйлый, үз яшәвен көйли

Авыл халкы белән очрашу, аралашу, аңлашу җирлектә үткән семинар-күргәзмәләрдә, җыен-бәйрәмнәрдә ел дәвамында алып барылса да, җирлекнең хисап җыелышы яшәү барышында аерым бер урын алып тора. Ел дәвамында куйган хезмәткә нәтиҗә ясала, авыл халкы белән сөйләшеп, фикерләшеп, авылның киләчәге планлаштырыла. Киләчәге, димен. Чөнки соңгы елларда авылларыбыз үз-үзен яшәтү буенча саллы гына...

Авыл халкы белән очрашу, аралашу, аңлашу җирлектә үткән семинар-күргәзмәләрдә, җыен-бәйрәмнәрдә ел дәвамында алып барылса да, җирлекнең хисап җыелышы яшәү барышында аерым бер урын алып тора. Ел дәвамында куйган хезмәткә нәтиҗә ясала, авыл халкы белән сөйләшеп, фикерләшеп, авылның киләчәге планлаштырыла.
Киләчәге, димен. Чөнки соңгы елларда авылларыбыз үз-үзен яшәтү буенча саллы гына хезмәт куйды, үз яшәү алымын, үз юлын булдырды. Авылга юнәлтелгән дәүләт ярдәмнәре уй-хыялларны чынбарлык итүдә, үзәккә үткән мәсьәләләрне акрынлап хәл итүдә этәргеч бирде. Чыныктырды, уйларга, планлаштырырга өйрәтте. Бу уңайдан, җирлекләрдә биш елга исәпләнгән эш планы булдырылды. Дәүләтнең максатчан ярдәме шәхси хуҗалыкларга, үз эшен ачарга һәм үстерергә теләгән фермерларга, эшмәкәрләргә дә юнәлтелгән булуы җирле җитәкчеләр, хакимият вәкилләре белән даими аралашып, элемтәдә булып эшләүне, аралашуны сорый. Бу уңайдан да хисап җыелышлары өстенлекле. Үз эшчәнлегенең үсешен планлаштырган фермер-эшмәкәр яисә йорт хуҗалыгы районның эшчәнлеге, алдагы елларга планнар белән танышып, үз кызыксынуларын билгели.
Җирлекләр үсешен фаразлаганда, сез - аерым дәүләт, яшәү барышын, эш юнәлешләрен, авыл үсешен, чыгымнарны, керемнәрне бергәләп билгелисез, дигән фикерен белдергән иде республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов. Район җитәкчеләренең җирлек җыелышларында катнашып, ил, республика, район яшәеше, бурыч-максатлар белән таныштырып, авыл кешесенә эшчәнлеген, торак шартларын яхшыртуда терәк булучы ярдәм чаралары белән таныштырулары, фикер-тәкъдимнәрне тыңлап, хәл итү чараларын булдырулары авыллар үсешендә чагыла да инде.
Хисап җыелышларында моннан берничә еллар элек юл төзеклеге, телефон, газ кертү мәсьәләләре җитди проблема буларак күтәрелсә, хәзер инде алга куйган максатлар да колачлырак. Дүрт-биш ел элек кенә авылларда зиратларның ташландык, караучысыз хәлдә диярлек булуларына чаң суккан идек. Өмәләр ясап, зират көннәре булдырып, иганәчеләр, авыл халкы ярдәме белән чистартылдылар да, коймалар да тотылды, өйчекләр дә эшләп куелды.
Мәчетләребез дә сафка басып, ир-атларыбыз, хатын-кызларыбыз, балалар өчен дин гыйлеме туплау урынына әйләнеп килә. Рухи тәрбия, гореф-гадәтләребезне кайтаруда һәм ныгытуда "Ак калфак" оешмасы эшчәнлеген башлап җибәрде. Җәйге фольклор җыеннар хуплау табып, районда бию елы буларак үз дәвамын алды. Йорт яннарыбызны чистарту, чәчкәләр утырту, төзекләндерү дә гадәти хәзер. Боларның һәммәсе дә бердәм теләк, рухи көч, үзара ярдәмләшү нигезендә башланды.
Ике-өч ел элек авылларны өзлексез чиста су белән тәэмин итү җитди мәсьәлә буларак күтәрелгән иде. Анысының да чишелеше табылып килә. Авылларда су белән тәэмин итүне махсус лицензиясе булган оешмаларга тапшырдылар. Инде быел чират чүплекләргә җитте. Берничә җирлектә сынау рәвешендә чүплекләр бетерелеп, көнкүреш калдыклары махсус график нигезендә җыела.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов делегациясе составында быел без Мәсәде (http://aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t/item/3429-mәsәde-avyil-җirlege-nichek-yashi?.html), Татар Ямалы (http://aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t/item/3430-tatar-yamalyi-halkyi-asfalt-yul-kөtә.html), Усы җирлекләре (http://aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t/item/3431-usyi-halkyin-nilәr-borchyiy?.htm)l яшәеше белән танышып, хисап җыелышларында катнаштык.
Илнар Фәттахов районның узган елгы эшчәнлеге, 2016 елга куйган бурыч-максатлар белән таныштырды.
- Ел яңалыгы - районның биш еллык планлы үсеше булдырылды, район программасы эшләнде - 26 җирлек тә үз юнәлешен билгеләде. Төзелештә максатчан программалар эшләде, шул исәптән, авария хәлендәге йортларны да бетердек - 43 гаилә уңайлы шартлар булган йорт-фатирларга күчте. Җиңүнең 70 еллыгын каршылап һәр җирлек тарихи истәлекле урыннарны төзекләндерде, яңартты. Быел парк һәм скверларга юнәлешле игътибар булачак.
Авылларның активлыгын арттыруда этәргеч булучы программалар: гаилә фермаларын төзүдә, яшь фермерларга эшчәнлек башлауда, шәхси хуҗалыкларда мини-фермалар төзүдә дәүләт ярдәмнәре - субсидияләр бирү быел да гамәлдә.
Мәсәде, Татар Ямалы җирлекләренең сулыклары, урманнары, печәнлекләре электән үк авыл халкына терлекчелек, балыкчылык, сунарчылык белән шөгыльләнү өчен уңай булган. Дәүләт программаларыннан файдаланып үз эшен булдырган фермерлар да бүген инде шактый тәҗрибә туплап өлгергән. Үзләренә яшәү өчен отышлы алымнарны сайлыйлар. Йортларында күпләр мал асрап, печән җирләрен рәсмиләштереп, җир пайларында гаиләләре белән хезмәт куеп эшлиләр. Усы җирлегендә дә үз эшчәнлекләрен башларга теләп, киңәш-табыш иттеләр, борчыган сорауларын җиткерделәр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: