Актаныш

Авыл йомгак ясый

21 гыйнварда - Иске Богады, 23 ендә Аккүз авылы җирлеге башлыклары 2015 елгы эшчәнлекләренә хисап тоттылар. Хисап җыелышларында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов катнашты. Яңа елга аяк басканнан соң узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау - районыбызда гадәти күренеш. Халык бу көнне көтеп ала. Үзен, күршесен, авылдашларын...

21 гыйнварда - Иске Богады, 23 ендә Аккүз авылы җирлеге башлыклары 2015 елгы эшчәнлекләренә хисап тоттылар. Хисап җыелышларында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов катнашты.
Яңа елга аяк басканнан соң узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау - районыбызда гадәти күренеш. Халык бу көнне көтеп ала. Үзен, күршесен, авылдашларын борчыган мәсьәләләр хакында уйлана. Җитәкчеләрдән алдагы тормышны яхшыртырдай хәбәрләр ишетәсенә өметләнә.
Иске Богады авыл җирлеге башлыгының хисабын тыңларга авыл мәдәният йортына 121 кеше килгән иде. Җирлек башлыгы Рамил Әмиров җирлекнең социаль-икътисади үсеше һәм эшчәнлеге хакында тулы эчтәлектәге чыгыш әзерләгән. 6 авылны берләштергән җирлектә халык саны елдан-ел кими. 2015 елда 4 бала туган, 23 кеше вафат булган. Демографик кризис авылдашларыбызны ныклап сыный хәзер. - Аккүз авыл җирлегендә 4 бала туды, 15 кеше бакыйлыкка күчте, - дигән иде әлеге җирлек башлыгы Илфар Салихҗанов та докладында.
Богады авыл җирлегендә яшәүчеләрне, нигездә, "Тамыр", ә аккүзлеләрне "Чишмә" хуҗалыгы эш белән тәэмин итә. Җирлектә узучы чараларның күбесе хуҗалык ярдәме белән оештырыла.
Кибет тотучы эшмәкәрләре булса да, әле бу җирлекләрдә авыл хуҗалыгы буенча үзаллы эшчәнлек алып баручы фермерлар күренми.
- Шәхси хуҗалыкларда мал баш саннары артуга түгел, моның сәбәбе - халыкның тормыш итүгә фикере үзгәрүдә дип уйлыйм, - ди Илфар Салихҗанов. - Мәсәлән, Чишмә һәм Меңнәр авылларында 139 хуҗалык бар. Шуның 95ендә эш яшендәге кешеләр яши. Аларның 10ысы бер төрле дә мал асрамый. 6 хуҗалык үгезләр, кәҗә яки сарык кына тота. Ә Меңнәрдән Рәшит Кәшбуллин 18 баш мөгезле терлек асрый. Шуның 10ысы - савым сыеры. Мал тотучыларга дәүләт тә йөз белән борыла. Мәсәлән, сыер асраучыларга 2015 елда 891 мең сум, ә кәҗә тотучыларга 26 мең сум субсидия алып кайтып тараттык. 2016 елда күпләп кош-корт үрчетүчеләргә дә субсидия биреләчәк.
14 февраль көнне үзара салым акчасы җыю буенча һәр җирлектә референдум узачак. Ике җирлектә дә быел аның күләме 300 сум итеп билгеләнгән. Иске Богадыда былтыр да шушы сумманы җыйганнар. Банкка салынган 162 мең сум акча дәүләт тарафыннан 4 тапкыр арттырылып, 648 мең сумга әйләнгән. Бу акчаларга Иске Солтангол авылы чишмәсе карала, Яңа Богадының Колхоз урамына 320 метр озынлыкта су трассасы үткәрелә. Су үткәргеч торбаны, коеларны, краннарны һәм башка кирәк-яракларны монда яшәүчеләр үз хисабына алалар, ә торба салынучы ерымны үзара салым акчасына казыталар. Яңа Богадының Яшьлек урамына ком, Иске Богадының Яңа урамына таш (щебень) салынган, урамнар тигезләтелгән, кардан чистартылган. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәйкәл ясатуга, авылны су белән тәэмин итүгә дә шушы акчалар тотылган.
Быел үзара салым акчасына юлларны, су трассаларын төзекләндерү, скважина, чишмәләрне, су башняларын рәсмиләштерү, авылны ямьсезләүче агачларны кисү, урам утларын энергия саклаучы лампалар белән алыштыру, электр хисаплагычлары кую,
экономияләнгән акчага лампочкалар санын арттыру күздә тотыла.
- Чишмәдә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәлне авылдашыбыз ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ярдәме белән яңадан төзедек. Ә Меңнәрдәге, Аккүздәге һәйкәлне үзара салым акчасына төзекләндердек. "Чишмә" хуҗалыгы да булышты. Үзара салым акчасын былтыр 150 сумнан җыйган идек. Республика ярдәме белән күбәйтелгән акчаны урам утларын яңарту, юллар салу, кар эттерү, Аккүздә зират йортын төзекләндерү өчен файдаландык. Быел Меңнәрдә зират йорты төзү, Аккүздә урам утлары кую, урамнарына ком салу планлаштырыла.
Иске Богады җирлегендә 2015 елда республика һәм федераль программалар уңышлы эшли. Нәтиҗәдә, Иске Богады белән Югары Богады арасындагы юлга һәм Яңа Җияш авылының Үзәк урамына таш җәелә. Тузган торак программасына кертелгән таш йортларда яшәүче
4 гаиләгә хәзерге көн таләпләренә туры килә торган йортлар салып бирелә.
6 нчы ПМК, әлеге йортларны төзүдән тыш, Яңа Җияш дамбасының су агыза торган зур кранын ремонтлап, аргы якта бүленеп калган гаиләләрне су тоткынлыгыннан азат итә. Шушы күләмле эшләрне башкаруда катнашкан һәрбер кешегә авыл башлыгы зур рәхмәтен белдерде. Тагын бер сөенечле яңалык - Иске Богады, Яңа Богады, Югары Богады авылларын су белән тәэмин итү өчен проект эшләнеп экспертизага тапшырылган. Әгәр ул уңышлы үтсә, 2016-2017 елларда бу авыллар чиста су белән тәэмин ителәчәк.
2016 елны чүплекләрне бетерү елы дип атый җирлек башлыклары. Яңа Әлем, Иске Байсар авылларындагы кебек, шәхси хуҗалыклардагы чүпләр Актаныштагы каты көнкүреш
калдыклары полигонына озатылачак. Булган чүплекләр күмеп тигезләп куелачак. Моның буенча һәр ике җирлектә дә оештыру эшләре башланган.
Мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр белән эшләү, элемтә хезмәтенә дә җирлек башлыклары күзәтү ясадылар. Бу юнәлештә җаваплы хезмәткәрләргә үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Авыл җирлеге башлыкларының хисабын тыңлагач Дәниф Харисов үз фикерләрен белдерде.
- Районыбызның бу төбәкләрендә хезмәт сөючән, тырыш халык яши. Биредәге ике хуҗалык - "Тамыр" да, "Чишмә" дә районда тотрыклы эшчәнлек җәелдергән алдынгы хуҗалыклар. Табигатьнең иң матур почмагында яшисез. Мине иң борчыганы - шушы авылларның картаюы, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балаларның кимүе. Ни өчен шулкадәр чыгымнар чыгарып,
мәктәпләр, мәдәният йортлары, бакчалар төзелә, төзекләндерелә? Ә аларда санаулы гына балалар?! Минем сезне Пенза өлкәсенең Әләзән, Чувашиянең Шыгырдан авыллары дәрәҗәсендә күрәсем килә. Рухи һәм матди яктан бай авылда 5 мәчет эшли, 3 мәктәбе бар. Бер шәхси хуҗалыкта 3 буын вәкилләре - әби-бабай, улы-килене, оныклары бергә яши. Әйдәгез, без дә шулардан үрнәк алыйк. Авылларны үзебез
саклыйк, яшәртик, - диде ул, районда ел буена башкарылган эшләр белән
таныштырганнан соң.
Хисап җыелышларында ике җирлекнең дә полиция участок вәкиле Илнур Дәүләтов хокук бозулардан саклау һәм аларның профилактикасы турында сөйләде. Шулай ук Богады авыл җирлеге гомумгамәли табибы, Актаныш үзәк хастаханәсе терапевты Ләйлә Фатыйхова чыгышы тыңланды.
Сорау-үтенечләргә килгәндә, аккүзлеләр бу яктан активлык күрсәтте. Җирлек, район җитәкчелеге белән үзара киңәшеп, проблемалар чишелеш табар дигән өметтә калабыз.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: