Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авыл үзенә тарта

Тумышы белән Мерәс авылыннан булган Әмирҗан Моталлапов - Актанышта яшәп, гомере буе җаваплы хезмәтләр башкарып, иҗат дөньясында кайнаган язучы, журналист. Хәзер менә туган авылы Мерәскә кабат кайтканнар. Безгә дә Әмирҗан Моталлаповларда кунак булырга насыйп булды. Ачык йөз, ипи-тоз белән каршы алдылар алар безне. Гомере буе балаларга белем өләшкән лаеклы ялдагы...

Тумышы белән Мерәс авылыннан булган Әмирҗан Моталлапов - Актанышта яшәп, гомере буе җаваплы хезмәтләр башкарып, иҗат дөньясында кайнаган язучы, журналист. Хәзер менә туган авылы Мерәскә кабат кайтканнар. Безгә дә Әмирҗан Моталлаповларда кунак булырга насыйп булды.
Ачык йөз, ипи-тоз белән каршы алдылар алар безне. Гомере буе балаларга белем өләшкән лаеклы ялдагы җәмәгате Любасы белән шул искиткеч матур табигатьле авылда яшәп яткан мәлләре. Үз көчләре белән матур гына өй җиткергәннәр. Исән-имин булып, саулыкта, муллыкта күп дистә елларны вакларга язсын аларга. Сөйләшеп китүгә, Әмирҗан ага: "Бу минем үз көчем белән дүртенче өем инде, сабыйлыктан чыгуга ук кулга балта-чүкеч алып эшләргә туры килде," - дип сүзен башлады.
"Авырлыктан, ахры, беләкләремә дә көч килде", - дип сөйләнеп тә алды. 80 яшен түгәрәкләгән кешегә әле дә Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә.
Без аларга "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергә бардык.
Мерәс дигән авылны ишеткәнем булса да, анда барганым юк иде. Бик күңелле урында урнашкан икән. Тирә-ягы әрәмәлек, тәрәзәләреннән карасаң, тау өстендә урман чишмәләре таудан чыгып түбәнгә матур булып агып тора. Суы бик тәмле, үзе чиста. Әбием әйтмешли, әйтерсең лә, менә дигән ял йорты. Авыл халкының өйләре түбәнлеккә тезелеп салынганнар. Әрәмәсендә җиләк-җимеш, дару үләннәре мулдан була диеп сөйләүләрен ихластан тыңлап утырдык. Үземә бик якын булган Зәйнәп Зәкиева да яши бу авылда, шигырьләр иҗат итә. "Йөрәк авазы" дигән китапның авторы. Әмирҗан Моталлаповның ике туган сеңлесе дә әле ул, янәшә генә яшиләр.
Өстәл табынына утыруга, Әмирҗан ага кулына гармунын алып, моңлы көйләрен уйнап җибәрде. Районыбызның танылган шагыйре Роберт Сәлахиев сүзләренә Язилә Галләмова иҗат иткән җырлар да яңгырады. Теләге булганнар җырга кушылдылар. Альбина Авзалова кичәбезне бик матур алып барды. Ямь өстенә ямь дигәндәй, шагыйрә Кадрия Саматова моңлы тавышы белән түгәрәк табынга аерым бер моң өләште. Фәнәвис Дәүләтбаев Әмирҗан Моталлаповка багышлап язган шигъри теләкләрен сөйләде. Кичәгә килүчеләр Әмирҗан агага, Люба апага саулык-сәламәтлек теләделәр.
Зәйнәп Зәкиевага
Кулларында кадак-чүкеч,
Бик оста аш-суга да.
Моңланганда, шатланганда
Җыр сузып, кадак кага.
Өйрәнгән ул бар эшкә дә,
Кушыла гармун көйгә.
Үз итә якын дусларын,
Урынын биреп түргә.
Бар җирләре пөхтәлектә,
Дөньясын көтә көйгә.
Якты йөздән каршылады,
Кесәгә керми сүзгә.
Озатканда кулын бирде,
Елмаеп, карап күзгә.
Кул бирешеп, саубуллаштык,
Аңлаштык туган телдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев