Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авылда да юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк!

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү максатында мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләре арасында үткәрелүче "Яшел ут" бәйгесе кысаларында Киров авылы балалар бакчасында 13 декабрь көнне "Авылда да юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк" дип аталган чара үтте. Балалар һәм әти-әниләр бергә катнашып, чарада виртуаль сәяхәткә барып кайттылар, Акбай һәм Тәмлетамакның шәһәр урамнарында йөргәндә...

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү максатында мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләре арасында үткәрелүче "Яшел ут" бәйгесе кысаларында Киров авылы балалар бакчасында 13 декабрь көнне "Авылда да юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк" дип аталган чара үтте.
Балалар һәм әти-әниләр бергә катнашып, чарада виртуаль сәяхәткә барып кайттылар, Акбай һәм Тәмлетамакның шәһәр урамнарында йөргәндә юл кагыйдәләрен саклау-сакламауларын кызыксынып күзәттеләр. "Юл хәрәкәте куркынычсызылыгы" идарәсенең Актаныштагы бүлеге башлыгы Рәсимә Сәетова юл кагыйдәләрен иң яхшы белгән балаларга диплом, бакчага фотоаппарат бүләк итте.

Зөбәер мәктәбендә дә бу көнне яшь юл инспекторлары катнашында бәйге узды. Мәктәптә юл кагыйдәләренә багышланган бик яхшы почмакбулдырганнар, юл этикеты дәресләре шунда уза икән. Рәсимә Сәетова мәктәп укучыларына, шулай ук, дипломнар, мәктәпкә исә бүләк итеп принтер тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев