Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авылда үз кеше

Кешеләр белән уртак тел табуы, ачык йөз белән каршы алып, гозерләрен үтәп озатуы өчен яраталар, хөрмәт итәләр аны авылдашлары. Язмам Теләкәй авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Розалия Исламова хакында. Кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була, диләр. Бәлки, чынлап та, шулайдыр. Розалия апа да кечкенәдән үк хат ташучы булу теләге белән...

Кешеләр белән уртак тел табуы, ачык йөз белән каршы алып, гозерләрен үтәп озатуы өчен яраталар, хөрмәт итәләр аны авылдашлары. Язмам Теләкәй авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Розалия Исламова хакында.
Кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була, диләр. Бәлки, чынлап та, шулайдыр. Розалия апа да кечкенәдән үк хат ташучы булу теләге белән яна. Урам буйлап газета-журналлар өләшүче, хатлар белән сөендерүче хат ташучыларга нык кызыга ул. Илчебай авылында Зәйфә апа белән Мирхәт абыйның биш балалы гаиләсендә икенче булып туган кызчык туганнары белән хат ташучыны чиратлап көтүләрен, газета-журналларны яратып укуларын әле дә сагынып искә ала.
Такталачык мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Розалия апа, бәхет эзләп, Ташкент якларына чыгып китә. Кибрай районына барып урнашкач, хыялын чынга ашыру максатыннан почта бүлегенә эшкә керә. Ике ел аралау бүлегендә хезмәт куйганнан соң, сагынуга түзә алмыйча, районга кайта. Район почта бүлегенең газета-журналлар сату киоскына эшкә урнаша. Хезмәтен чын күңелдән яратып башкаруын күреп, 1981 елда аны Теләкәй авылы почта бүлекчәсенә мөдир итеп билгелиләр.
Шул көннән башлап җаны-тәне белән әлеге бүлекчәнең эшен алга җибәрү өчен тырыша ул. Бергә хезмәт куючы хат ташучылар белән тиз арада уртак тел таба. Теләкәй авылының үз кешесенә әйләнә.
Авылга яңа гына эшкә килгән, карап кына тормалы, уңган кызга авылның күп егетләренең күзе төшсә дә, Илдус исемлесе өлгеррәк булып чыга. Танышу, дуслашу, аралашу мәхәббәт хисләренә әйләнә. 1982 елда яшьләр гаилә корып яши башлый. Шулай итеп, Илчебай авылы кызы Теләкәйдә төпләнеп кала. Каенанасы Әминә апа белән каенатасы Габделмәҗит абый киленнәрен беренче көннән үк үз кызлары кебек кабул итәләр. Гомерләренең соңгы көннәренә кадәр Розалия апага рәхмәтле булып, хәер-фатихаларын биреп яши алар. Габделмәҗит абыйның вафатына инде 18 ел вакыт үткән. Әминә апа исә моннан 7 ел элек бакыйлыкка күчкән.
- Әнкәй соңгы биш елда урын өстендә ятты. Розалия аны үз әнисе кебек тәрбияләде. Моның өчен бик рәхмәтле мин аңа, - ди Илдус абый. - Гомумән, Розалия яхшы тормыш иптәше булды. Кем генә ярдәм сораса да, кире какмый. Кулыннан килгән кадәр булыша.
Әлеге матур пар өч бала тәрбияләп үстерә. Олы уллары Илнур Актанышта яши. Уртанчы уллары Инзил - Чаллыда, кызлары Алмазия Теләкәйдә гомер итә. Өчесенең дә үз гаиләсе бар. Әти-әниләрен балдан татлы оныклар белән сөендереп, үз көннәрен үзләре күрәләр.
Теләкәй почта бүлекчәсе элек-электән алдынгы урыннарны бирмәде. Газета-журналларга яздыру планын да һәрвакыт арттырып үтәп, Розалия апа макталучылар, бүләкләнүчеләр арасында булды. Биредә хезмәт куючы дүрт хат ташучы һәм почта бүлекчәсе җитәкчесе вазифасына әле моның өстенә көнкүреш кирәк-яраклары сату планы да җиткерелә. Алар анысын да үтәп бардылар. Пенсияләр, субсидияләр өләшү, утка, суга, газга түләүләр кабул итүне дә җиренә җиткереп башкара коллектив.
Тормыш иптәшенең тынгысыз хезмәтен гел күреп, ярдәм итеп торган Илдус абый да почта бүлекчәсенә хат ташучы булып урнаша. Теләкәй авылы халкына газета-журналлар өләшә.
- Хезмәтемне яратып башкарам. Монда да Розалия минем киңәшчем, - ди ул. - Газета-журналларга яздыру вакытында һәркемгә шәхси якын килеп киңәшләрен бирә. Вакытлы матбугат басмаларын тәкъдим итә. Ләкин соңгы елларда газета-журналларга язылучылар кими. Бу интернет белән бәйледер инде. Чөнки яшьләр газета-журнал укымый, кирәкле мәгълүматны интернеттан гына алуны кулай күрә.
Шулай булса да, хезмәтләрен яратып башкара бүлекчә хезмәткәрләре. Җитәкчеләренең һәрвакыт кайгыртуын тоеп эшли алар.
Розалия Исламова 12 февральдә үзенең 55 яшьлек юбилеен каршы ала. Үткәне үкенерлек түгел аның. Бар гомере кешеләргә хезмәт итүгә, яхшылык эшләүгә багышланган. Шуңа да бу көннәрдә телефоны тынып тормый. Якыннары, дуслары, туганнары үзен гомер бәйрәме белән тәбрик итә. Үзеңнең кирәклегеңне, башкаларның хөрмәтен тою бәхет түгелмени?! Инде хезмәт постын кызы Алмазияга тапшырырга җыена. Ул да, әнисе кебек, авылдашлары белән уртак тел табып, матур хезмәт итәр, дип ышанасы килә. Розалия апага исә сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларының, оныкларының игелекләрен күреп, озын гомер итүен генә телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев