Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авылдашларына шатлык өләшә

Күктә яз кояшы елмая. Агачларның бөреләре тулып, яфрак чыгарырга җыена. Елның иң матур, барлык тереклек уянган мәлендә якты дөньяга килгән Яңа Әлем кызының да күңеле тулган чак. Язгы гөрләвекләр шикелле сизелми генә гомер ага да ага. Айларны елларга тоташтырып, маңгайга сырлар сала. Юк, 55 яше ишек шакыганга һич үкенми Нурия...

Күктә яз кояшы елмая. Агачларның бөреләре тулып, яфрак чыгарырга җыена. Елның иң матур, барлык тереклек уянган мәлендә якты дөньяга килгән Яңа Әлем кызының да күңеле тулган чак.
Язгы гөрләвекләр шикелле сизелми генә гомер ага да ага. Айларны елларга тоташтырып, маңгайга сырлар сала. Юк, 55 яше ишек шакыганга һич үкенми Нурия Сәлахова. Киресенчә, узылган гомер юлының матур, хезмәт белән сугарылган булуына сөенә генә ул. Башкалар шикелле, бәхетен дә читтән эзләми. Авылында урта мәктәпне тәмамлагач та, фермага сыер савучы булып бара. Әнисе Мәрьям апа белән әтисе Мәҗит абыйның да бердәнбер газиз балаларын читкә җибәрәселәре килми. Үз яннарында булуын тели алар. Бер ел савымчы булып эшләгәч, Нурия апа Иске Әлем авылы егете Фидаил Сәлаховка кияүгә чыга. Иске Әлемдә дә терлекчелектә эшли. Кышын сарыклар карый, җәен исә салам өюдә катнаша.
Әлеге матур пар биш балага гомер бүләк итә.
- Элек бала таптым дип өйдә утыру юк иде. Балаларны әнкәй (каенанасы) карады. Балага 40 көн булуга эшкә чыга идек, - дип искә ала ул.
Каенанасы Кәшифә әби белән 30 ел бергә яши алар. Бик күпләрдә күзәтелгән килен-каенана проблемасы әлеге гаиләне читләтеп үтә. Үзара дус, тату гомер кичерәләр. Балаларны бергәләп аякка бастыралар. Гомер буе шофер булып эшләгән гаилә башлыгы юлдан кайтып керә алмый. Дөньяны алып бару күпчелек үзләренә кала. Инде балаларының барысының да үз тормышы. Фидус, Илнар, Лиза - Чаллыда, Динар - Бикләндә, Айрат Сарманда яши. Нурия апа белән Фидаил абый балаларының, балдан татлы 6 оныкларының (җәйгә җиденчесен көтәләр) бәхетенә куанып гомер итә. Ишле гаиләнең шатлыклары да, борчу-мәшәкатьләре дә күп булса да, бәхетле әти-әни зарланмый.
2009 елда Нурия апа Яңа Әлем почта бүлекчәсенә хат ташучы булып керә. Шул елдан башлап Иске Әлем авылы халкына хезмәт күрсәтә ул.
- Хезмәтемне яратып башкарам. Хәзер авылда күпчелек өлкәннәр. Алар минем килгәнне көтеп торалар. Үзләренең моң-зарларын сөйлиләр. Шунысы гына кызганыч: хәзер газетага язылучылар бик нык кимеде, - ди ул.
8 ел дәвамында 8 чакрым ераклыктагы Яңа Әлем авылыннан почта ташу бик җиңелләрдән булмаса да, аралашырга, кешеләргә шатлык өләшергә яратучы Нурия апа зарланмый. Хезмәтен күргән, мактау кәгазьләре аша бәяләгән җитәкчелеккә рәхмәтлемен, ди. Шул тикле юлны җәяү үтсә дә, өендә эшләргә дә вакыт таба. Терлеген дә асрыйлар, бакчасын тутырып җиләк-җимешен, яшелчәсен дә үстерәләр. Күршеләре белән хәл-әхвәл алышырга да онытмыйлар. Ходай биргән гомернең һәр көненең кадерен белеп гомер итәләр. Киләчәктә дә шулай авылдашларыгызны сөендереп, аларны мәгълүматлы итеп яшәрсез, дип ышанабыз. Юбилеегыз уңаеннан кабул иткән барлык теләкләр чынга ашсын. Тормышның ямен, хезмәтегезнең хөрмәтен күреп яшәгез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев