Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авылдашым – волонтер

Минем дусларым бик күп. "Вконтакте" сайтындагыларын да кушсаңмы. Әле шушы көннәрдә генә алар арасына тагын берәү өстәлде. Ул -КНИТУ студенты Диләрә апа Сафиуллина. Диләрә апа былтыр безнең гимназияне тәмамлады. IX сыйныфка кадәр Богады мәктәбендә белем алган. Хәзер Казанда нефть эшкәртүче-инженер булырга укый. Диләрә апа белән танышып китүемнең сәбәбе бар. Ул...

Минем дусларым бик күп. "Вконтакте" сайтындагыларын да кушсаңмы. Әле шушы көннәрдә генә алар арасына тагын берәү өстәлде. Ул -КНИТУ студенты Диләрә апа Сафиуллина.
Диләрә апа былтыр безнең гимназияне тәмамлады. IX сыйныфка кадәр Богады мәктәбендә белем алган. Хәзер Казанда нефть эшкәртүче-инженер булырга укый.
Диләрә апа белән танышып китүемнең сәбәбе бар. Ул Казанда узачак җәйге Универсиадада катнашачак икән. Каникулда Богадыга кайткач, шуны ишеттем дә, үзе белән сөйләшергә уйладым. Бу бик җиңел булып чыкмады. "Авылга Диләрә Беренче май бәйрәменә генә кайтачак", - диде әнисе Фиразия апа. Әһә, мин әйтәм, нигә әле заманча технологияләрне кулланмаска? Һәм без Диләрә апа белән skipe аша рәхәтләнеп сөйләштек.
- Диләрә апа, син ничек волонтер булып киттең?
- Универсиадага волонтер булырга чакыргач, мин дә төркемләшләрем белән әлеге эшкә кушылдым. Минем кебек тагын 20 мең студент волонтер булып эшләячәк.
- Универсиадага волонтерлыкка бөтен кешене дә алалармени?
- Һич юк, Сөмбел. Башта университетта әңгәмә оештырдылар. Анда кемлегеңне белү өчен нинди генә сораулар бирмиләр?!
- Ниндиләр, Диләрә апа?
- Мәсәлән, миңа тормышымдагы иң кызыклы вакыйганы сөйләргә куштылар. Синең таныш түгел кешеләргә булышканың бармы, башкаларга ярдәм итә алуың белән горурландыңмы һәм башкалар. Үз-үзеңне тота белү, кешеләр белән сөйләшү-аралашуыңа да нык игътибар итәләр. Әле менә бүген генә наркотик куллануны тикшерү өчен тест уздырдылар.
- Ә сезгә волонтер булуыгызны күрсәтүче документ биреләме?
- Безнең кулда әлегә андый рәсми документ юк. Универсиаданың махсус сайтында теркәлү уздык. (www Маkеureal. Каzаn 2013. соm) Тиздән волонтер киемнәре дә әзер булачак, кием үлчәмнәребезне сорап алдылар.
- Менә син кичә генә гади авыл кызы идең, Диләрә апа. Ә хәзер дөньядагы иң зур чараларның берсендә катнашасың. Куркытмыймы?
- Куркуны кызыксыну җиңде, Сөмбел.Үзең әйтмешли, тарихи вакыйга бит бу! Анда катнашуым белән үземне бәхетле саныйм. Чит ил, чит милләт, чит мәдәният белән күзгә-күз очрашасың. Аннан соң, спорт уеннарын карау мөмкинлеге дә туа.Үзем йөгерергә яратам, һәр көнне иртән кызлар белән йөгерергә чыгабыз. Хәзер үз-үземне формада тоту бик кирәк.
- Диләрә апа, сиңа уңышлар телим. Универсиададан соң тагын бер сөйләшербез әле. Монысында инде авылда, икебез дә каникулга кайткач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев