Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авылга кайтсаң – 50 мең

Әлеге сүзләр, Уразай авыл җирлеге халкын эшле иткән "Нур" хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Харисов тарафыннан, хуҗалыкның еллык эшчәнлегенә багышланган исәп-хисап җыелышында яңгырады. Төгәлрәк әйткәндә: - Авылга кайтып, хуҗалыкка эшкә урнашкан һәрбер яшь белгечкә 50 мең сум күләмендә финанс ярдәм күрсәтәчәкбез, ә алдагы елларда, кирәк икән, 100-150 мең сум да бирү мөмкинлеге...

Әлеге сүзләр, Уразай авыл җирлеге халкын эшле иткән "Нур" хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Харисов тарафыннан, хуҗалыкның еллык эшчәнлегенә багышланган исәп-хисап җыелышында яңгырады. Төгәлрәк әйткәндә:
- Авылга кайтып, хуҗалыкка эшкә урнашкан һәрбер яшь белгечкә 50 мең сум күләмендә финанс ярдәм күрсәтәчәкбез, ә алдагы елларда, кирәк икән, 100-150 мең сум да бирү мөмкинлеге булмый калмас, жәл түгел, кайтсыннар гына, - дип белдерде ул.
Шуңа өстәп, 100 мең сум
Әлеге сүзләрне ишеткәч, үземдә дә, һөнәремне дөрес сайладым микән дигән шик туып, баштан әллә нинди фикерләр узды. Дөнья булгач, нишләтәсең, тормыштагы бар хәрәкәт шул кәгазьгә барып тоташа бит.
Шөкер, авыл хуҗалыгы Россия һәм Татарстан сәясәтендә приоритетлы урыннарның берсен алып тора һәм һәрдаим хөкүмәтнең ярдәмен тоеп яши. Мисал өчен, югары уку йортын тәмамлап, авыл хуҗалыгы тармагына эшкә урнашкан яшьләргә дәүләт 100 мең сум акча бүлеп бирә, өстәвенә 1 ел дәвамында хезмәт хакына өстәмә буларак ай саен 5 мең сум күләмендә түләүләр дә каралган. Боларның барысына да өстәп, үз чиратында, хуҗалык та ярдәм итсә, яшьләргә авылга кайтып, үз тиңеңне табып, гөрләтеп яшисе, тырышып эшлисе генә кала. Ә соңгысы исә һәрбер хуҗалыкта җитәрлек.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 30 гыйнвар, 2013 7 (9752) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев