Актаныш

Авылга кем хуҗа?

Бу сорауны кечерәйтебрәк, өйгә кем хуҗа, дип тә үзгәртергә була. Монысына җавап ап-ачык инде - өйдә кем яши, рәсми документлар нигезендә кем аны үзенеке итеп раслаган, шул хуҗа! Авыл да зур бер өй инде ул. Димәк, үз өендәге (авылындагы) барлык эреле-ваклы проблемаларны хәл итү дә шунда яшәүчеләрнең үз эше. Җир-судан...

Бу сорауны кечерәйтебрәк, өйгә кем хуҗа, дип тә үзгәртергә була. Монысына җавап ап-ачык инде - өйдә кем яши, рәсми документлар нигезендә кем аны үзенеке итеп раслаган, шул хуҗа! Авыл да зур бер өй инде ул. Димәк, үз өендәге (авылындагы) барлык эреле-ваклы проблемаларны хәл итү дә шунда яшәүчеләрнең үз эше.
Җир-судан файдалану хокукына ия икәнсең, үз ихатаң гына түгел, ә урамың, елга-чишмәң, болының, көтүлекләрең дә синеке. Һәркем белә: хокук булган җирдә бурыч та бар. Шулай булгач, суыңны пычраталар икән, урамыңда әллә каян килеп тулган машиналар чабыша икән, нефтьчеләр җир ертып кереп, шул ук җирне пычрата, җир астыңа әшәке су кудырталар икән (мондый вәхшилекләрне кул бармаклары җиткәнче санарга була!), боларга кем каршы торырга тиеш? Пушкин түгел инде, билгеле - үзебез! Ләкин, ни кызганыч, авыл халкы бүген шул җимерү-ертуларны күрә торып, эчтән генә уфтанырга мәҗбүр ителгән.
Инде килеп, үзебез, ягъни шушы җирнең хуҗалары дигәннәр, җир-суыбызны нинди¬рәк чаралар, нинди инструментлар ярдәмендә яклый алабыз? Билгеле инде, беренче чиратта, үзебез үк сайлап куйган җирле хакимият органы аша. Моны ничек күз алдына китерәсең инде, дисезме? Бу сорауны да аңлап була кебек. Чөнки без хакимиятне ирекле сайлау юлы белән үз өстебезгә китереп куябыз да аннары шуңа ук баш ия башлыйбыз. Бик сәер хәл инде. Русиядә генә шулай була аладыр ул. Югыйсә, элек авыл советы дип йөртелгән ул орган, аның рәисе - безгә хезмәт итәргә, һәрдаим халык белән киңәшеп, гомум җыелышлар карары нигезендә генә теге яки бу мәсьәләне хәл итүне оештырырга тиеш кебек. Шулаймы соң ул? Исегезгә төшереп карагыз әле: авылыгызны борчыган берәр мәсьәләне хакимияткә йөкләп, шуны башкаруны авыл җәмгыяте белән бергәләшеп тикшереп торып, үтәлүенә ирешкәнегез бармы? Үтенеп түгел, ә нәкъ менә таләп итеп! Булса да, бик сирәктер андый очраклар.
Үзем кайтып яшәп киткәли торган авылда, аптырап, мондыйрак хәлләрне күзәтәм. Асфальт юл авылның үзәк урамыннан үтә. Анда кем керергә тели, нинди транспорт чарасы белән керергә тели - рәхим итсен, һичбер тоткарлык юк! Шуңа күрә, нефтьчеләрнең әшәке, пычрак машиналары да, шәһәрдән күңел ачарга дип килүче егетләр иярләгән галәмәт тә көчле тавышлы квадроцикллар да чаба үзәк урамнан. Күбесе үзәктән үзе теләгән бер җиргә керә ала, авылны пычрата, һаваны агулый, моторларын үкертеп, халыкны дер селкетә. Проблемамы бу? Әлбәттә. Яхшырак якка хәл итеп буламы моны? Теләгәндә һәм аяк терәп таләп иткәндә, әлбәттә, була. Авыл советы (искечә язам исемен) моңа ни дип җавап бирә?
- Канун нигезендә, без кемгә каян йөрергә күрсәтмә бирә алмыйбыз! Юллар шәхси милек түгел - теләсә кем йөри, - ди инде ул. Ләкин үз җавабында сөекле хакимият бер нәрсәне әйтеп бетерми: кайчандыр, әле сәвит заманында микән, бераз соңракмы, авылны урап уза торган гади генә юл бар иде. Шуны күтәртеп, таш түшәп, шоссе итү планы да кабул ителгән, аңа акча да бүленгән иде. Әлбәттә инде, дөнья буталды, акчалар каядыр сеңде, проект та юкка чыкты. Ләкин бит шул планны кабаттан күтәрергә, аңа акча бүләргә була. Үзен хөрмәт иткән халык шау-шу, төтен-сөрем эчендә яшәргә риза түгел - таләп итә һәм эшләтә!
Күзгә төртелеп торган тагын бер проблема - елга-инешләрнең пычрануы, чүп¬ләнүе. Аларны кем пычрата? Безнең үз өлешебез дә бар бу кабахәтлектә, өстәгерәк утырган төрле предприятиеләрнең, фермаларның өлеше дә бик зур. Су буена төшсәм, исем китә: без бәләкәйрәк чак¬ларда, елга ярында хәзерге сыман кычыткан, тигәнәк үсеп утырмый торган иде. Нилектән шулай бу бүген? Сәбәпләре бар икән - алдагырак елларда халык тиресне су буена китереп түгәргә гадәтләнеп китте. Колхозлар таралган, җитәкчелек итү сыекланган еллар иде ул. Күзәтчелек итү дә юк дәрәҗәсенә төшкән булгандыр инде. Хәзер чүп-чарны авыл читендәге чүплеккә (урысча, шәһәрчә әйтсәк, свалка була) илтеп түгәләр түгүен. Анысы тагы бер проблема әле, алга таба язармын. Ә теге елларда су буйларына түгелгән чүп-чардан үрчегән тигәнәк, кычыткан хәзер инде үтеп чыга алмаслык үлән урманына әверелгән. Елганың ярларын гына түгел, суны да корып ауган ботак-сатак, череп төшкән агач төпләре баскан. Мескен елга, ничек ага әле ул! Бу хәлдән чыгу юлы бармы? Авыл хакимияте урынында булсам, халыкны оештырып, өмә ясар идем. Бергә-бергә җыелып чыгып, су буен чис¬тарту күңелле дә, изге дә бер эш булыр иде! Ләкин хакимият күбрәк клубта төрле кичәләр оештыру, концерт кую шикелле күпкә җиңелрәк, рәхәтрәк эшләргә өстенлек бирә. Шулай итеп, халык үз ихатасында тәртип сала, өен, ишегалдын гөл кебек итеп тота, әмма коймасының теге ягын кайгыртудан бөтенләй бизә бара. «Кем хуҗа, шул эшләсен! Акчасын ала беләләр бит әле...» - мантыйк шундыйрак. Кыскасы, хуҗалык итәргә тиешле, шуның өчен сайлап куелган хакимиятнең хуҗа буларак роле халыкны уртак эшләрдән читләштерүгә кайтып кала. Халык белән киңәшү кая ул - елына бер тапкыр да җыелыш җыелганы юк. Җыярлар да иде, анда бит тавык та чүпләп бетерә алмаслык проблемалар калкып чыгачак. Кирәкме хуҗаларга бу баш авыртуы, тыныч кына, матур гына яшәп яткан җирдән?!
Теге чүп базына килик. Элек матур әрәмә булган җиргә терәп үк ачтылар аны. Башта чокыры булгандыр бәлки, әмма хәзер инде ул читкә очып, таралып яткан шакшы чүп-чар өеме генә. Вакыт-вакыт аңа ут төртәләр. Төтене урамга тарала, аръяк халкының ачуын чыгара. Ул базны авылдан читкәрәк чыгарып ясарга (казырга һәм таш койма белән уратырга!) дигән тәкъдим, әле дә булса, һавада эленеп тора. Халык - хакимиятне, хакимият халыкны эшләтми. Әйтерсең лә безнең авыл мәсьәләсен каяндыр читтән йә булмаса өстән кемдер килеп хәл итәчәк...
Чүп базыннан ерак та түгел, тау итәгеннән, шәп чишмә тибеп ята. Элек безнең бабайлар суны изгеләштергәннәр, чишмәләрне карап, чистартып торганнар. Бүгенгедәй технологик афәтләр - дәү-дәү машиналар, нефть эзләп җирне актаручылар, елганы буып, чыганакларны су астында калдыручылар булмаган шул әле ул заманнарда! Кулга көрәк тотып кына да чишмәләрне күмелүдән, югалудан саклап булган. Бүген исә чишмәгә төрле яклап бетү, пычрану яный: монда гына - чүп базы, тау өстендә нефть «кармаклары» утыра. Соңгылары, ягъни безнең җир астындагы байлыгыбызны - нефтьне суыручылар - бусы инде иң зур афәт! Моңа каршы торып буламы? Чәчүлек җирләрен кызганмыйча, нефтьчеләргә өлеш чыгарган икенче бер хуҗалар - ООО, ЗАОларның аппетитын ничегрәк чикләп була? Кая карама, иген басуын ертып кереп, кызыл балчыкка хәтле төшкәннәр һәм шунда нефть качалкалары утыртып куйганнар икән, димәк, моның әҗере шул җирне биләгән кешеләрнең кесәсенә керәдер бит инде. Кайда ди монда халык белән киңәшеп тору!..
Тагын берничә вак-төяк мәсьәлә. Авылның тынычлыгын, иминлеген шунда яшәүчеләрнең рухи ныклыгы да билгелидер. Урта буын кешеләре дә, яшьләр дә күп эчә хәзер. Клубта дискотека дип аталучы шайтан туе тәмамлануга, төн уртасындарак, урамның кайсы очында тавыш чыгар микән, дип өркеп утырасың. Ник дигәндә, дискотекадан айнык кайтучылар сирәк. Мәдәният учагы дип йөртелә торган клуб ул, нигездә, мәдәниятсезлек учагы инде хәзер. Бу күренештә клуб хезмәткәрләрен гаепләү дөрес булмас - бөтен илгә таралган чирне бер алар гына киртәли алмый, билгеле. Ә яшьләргә атна ахырында клубны ачып, дискотека үткәрү - аларга район мәдәният бүлегеннән йөкләтелә торган эш. Бу хакта озак¬лап фәлсәфә корып булыр иде, аерым бер тема ул. Әлегә исә без шушы «мәдәни» чараның нәтиҗәләре хакында гына сөйлибез. Янә төнге урамга әйләнеп кайтыйк. Анда исерек тавышлар, машина сигнализациясе чиелдавы, сүгенү, акырыш-бакырыш... Моңа берәр төрле чик куеп буламы икән? Ихтыярың-теләгең булганда, мөмкин эштер. Кайсыдыр бер районда болайрак эшлиләр дип ишеткәнем бар: авыл хакимияте, үз уставлары нигезендә, халык белән киңәшеп, төнге патруль оештырганнар. Актив, аек кешеләр, төркемләп, чиратлап, төннәрен авыл урамындагы тәртипне тикшереп йөриләр, ягъни мәсәлән. Һәр яклап караганда да шәп бит бу! Исереп, болганып йөрүчеләрне тыю, кирәксә, үзләренә яисә ата-аналарына штраф салу гына түгел, янгын-мазар куркынычын вакытында кисәтү, авылда нишләптер төнлә йөрүче чит-ят машиналарга күзәтчелек итү шикеллерәк эшләрне дә башкара ала әлеге патрульләр. Полиция белән элемтәдә торып, билгеле.
Менә шулайрак күз алдына китерәм мин авыл хакимиятенең бу¬рычларын. Кабинетта халык¬ка кирәкле белешмәләр тутырып, шуларга пичәт сугып утыру да зур эш. Анысын күбрәк секретарь да эшли ала. Ә инде хезмәтеңне җайлы итәсең килә икән, акылы булган рәис-рәисәләргә нәкъ менә халыкка таянып, үз активыңа эш кушып, аннары шул эшнең үтәлешен тикшереп торасы гына кала. Шәһәрдәге ТСЖлар идарә иткән йортларда яшәүче халык үзе сайлаган шул органны ничек төрткәләп торса, әйбәт эшли алмаганнарын шундук алыштырып та куйса, авыл хакимиятен дә шундыйрак шартларда эшләргә мәҗбүр итеп булмыймыни? Укучым әйтер: «И-и, акыллым, авыл кешесенең элек-электән башы иелгән бит инде аның, авыл советына кереп юк кына белешмә алырга да куркып кына бара ул. Кая инде хуҗалардан нидер таләп итү! Башың икәү булса гына...» - дияр. Ләкин авыл кешесенең психология¬се дә бер урында гына тормый. Һушлы, тырыш, кыю яшьләр дә күп хәзер. Читкә чыгып эшләп кайтып, нигезен авылда корган ачык күзлеләр дә җитәрлек. Андыйлар үз хокукларын беләләр. Иманым камил, алга таба торган саен алар күбәя барып, авылга үзләре хуҗа булачаклар, ә сайлап куйган «хуҗа»ларыннан аяк терәп эш сорый алачаклар!
Язуын язгансың да, районыңны, авылыңны күрсәтмәгәнсең, әллә үзең дә шул хуҗалардан шүрлисеңме, дияр кайберәүләр. Әйе, шүрлим. Авылда туганнарым яши бит, шуларга зыян саласым килми. Ә кыюлыкка килгәндә, ул сыйфат ялгызаклар өстенлеге түгел. Бергә булганда, җәмгыять булып яшәгәндә генә матур җимешләрен бирә ул кыюлык дигәннәре...
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: