Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авылларда су реформасы: искегә тисәң, ремонт кирәк

2018 ел дәвамында район авыл җирлекләре үзәкләшкән су бирү буенча "Коммунсервис" һәм "Теплосервис"ның "Гидросервис" җәмгыятьләре аша су бирүгә күчеп бетәчәк. Эш ничек башланды соң? Әлегә кадәр "Теплосервис" җәмгыяте ике авыл җирлегенә - Татар Ямалыга һәм Такталачыкка хезмәт күрсәтә иде. Татар Ямалының трассасы да яңа. Басым астында су бирелгәнлектән торбалар тишелеп,...

2018 ел дәвамында район авыл җирлекләре үзәкләшкән су бирү буенча "Коммунсервис" һәм "Теплосервис"ның "Гидросервис" җәмгыятьләре аша су бирүгә күчеп бетәчәк. Эш ничек башланды соң?
Әлегә кадәр "Теплосервис" җәмгыяте ике авыл җирлегенә - Татар Ямалыга һәм Такталачыкка хезмәт күрсәтә иде. Татар Ямалының трассасы да яңа. Басым астында су бирелгәнлектән торбалар тишелеп, аварияләр килеп тумый. Такталачыкта исә трасса иске. Торбалардан бик еш су бәрә. "Судан өзмибез, насослар янып чыкса, аларны да барып алыштырабыз. Йортлар эченә кергән торбалар тишелеп, авария булса, анысын да барып эшлибез, - диде Дилфат Нәгыймов. - Авыллар саны билгеле - 12. Лицензия алу өчен документлар әзерлибез. Беренче яртыеллыкта ул авылларны да алып бетерербез, дибез".
"Коммунсервис" җитештерү берләшмәсе җитәкчесе Римма Кустова белән дә очрашып сөйләштек, фикерләре белән кызыксындык. Алар да ел башыннан эшкә керешкән инде.
- Безгә дә берничә авыл җирлеген алу бурычы куелган иде. Ике ел дәвамында эш бара. Авыл җирлекләре безгә су бирүне тапшыру буенча эшләрен башладылар - һәр скважина уратып алына, будкалар куела, проектның, санитар зонаның проекты эшләнә, барлык документлар әзер булгач, без кабул итеп алабыз. Килешү нигезендә хезмәт күрсәтәчәкбез. Лицензия һәр скважина өчен безнең исемгә алына.
- Халыкка кай ягы белән отышлы?
- Югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтербез дип ышандырам. Безнең һөнәри осталар командасы бар. Һәр авылга хезмәт күрсәткәндә өзлексез су бирүне максат итеп куябыз. Автомат су бирү хезмәте югары дәрәҗәдә эшли. Яңа елдан Богады җирлеген алдык. Килешү эшләнеп бетү алдында. Башлаганда авыррак һәрвакыт. Аварияләр бер-бер артлы килеп туа. Ай буена егетләрнең кайтып та керә алганы юк әле. Шунда эшлиләр. Яңадан, тиешле басым белән, бер төрле генә итеп бирә башлагач, үз җаен алыр, дибез. Төзекләндерәсе участоклар да бар. Җәй көне аларны сафка бастырасы.
- Сез суны турыдан-туры бирү санитар чисталыкны тәэмин итә дигән фикердә...
- Башняга су җыйнамый гына автомат рәвештә бирүне, һәр скважинага ук булмаса да, зур авылларга куярга планлаштырабыз. Богады җирлегенә кайтартып көйләү буенча да хисабын алдык. Башня аша су бирүдән китәргә кирәк. Беренчедән, алар бик тузган, аяныч хәлдә. Юдырылмаганнар. Еллар буена лай утырган. Башня аша бирү ысулын сайлаганда да ел саен график буенча юдыртып, хлорлап эшләячәкбез.
- Халык белән элемтә, аралашу ничек куелган?
- Һәр җирлектә үзебезнең эшчебез бар. Аралашып торабыз аның белән. Авария булса, безнең тәүлек дәвамында диспетчер хезмәте эшләгәнне беләләр. Шалтыратып, заявкаларын калдыралар.
Районны өзлексез бирелүче чиста сулы итүдә шактый гына катлаулы һәм җаваплы юл үтәсебез бар. Заман таләпләрен кертү дә, тармакка реформа ясау да, һәр хуҗалыкка барып җитеп, сыйфатлы эш күрсәтү дә бүген кичектергесез һәм бердәм эшләүне сорый һәммәбездән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев