Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авылларының төзеклеге яшәүләренә ямь бирә

Райондагы авыл җирлекләренең еллык хисап җыелышларын Иске Сәфәр беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Җирлекнең дүрт ай элек кенә эшли башлаган яңа җитәкчесе Гөлнара Сәйфетдинова рәислегендә узды ул. Җыелышта район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев катнашты һәм районның ел дәвамында башкарылган эшләре белән, яңалыклар белән таныштырды. Иске Сәфәр җирлегендә 406 шәхси хуҗалык...

Райондагы авыл җирлекләренең еллык хисап җыелышларын Иске Сәфәр беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Җирлекнең дүрт ай элек кенә эшли башлаган яңа җитәкчесе Гөлнара Сәйфетдинова рәислегендә узды ул. Җыелышта район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев катнашты һәм районның ел дәвамында башкарылган эшләре белән, яңалыклар белән таныштырды.
Иске Сәфәр җирлегендә 406 шәхси хуҗалык булып, 1119 кеше исәпләнә. Еллык җир салымы җыю - 99, мөлкәт салымы - 103, физик затларның кеременә салым 100 процентка үтәлгән. 95 кешене эш белән тәэмин иткән "Саф" хуҗалыгы шушы җирлектә эшчәнлек алып бара. Авылның төзеклеген, чисталыгын тәэмин итүдә һәм башка чараларда техника белән һәрдаим актив булышып торучы җәмгыятькә җирлек Советының рәхмәте зур.
Авыл халкының тормышына куркыныч тудырып, бик биек булып үскән агачларны кисү эшенә исә былтыр электрчылар ярдәме белән керешкәннәр. Быел да дәвам итәргә ниятлиләр.
Юл кырыйларындагы полосаларны корыган агач-куралардан арындыруга да җитди алынганнар. Теләүчеләр аны утын итеп файдалана алалар.
- Бездә караучысыз калган буш милекләр дә зур проблема тудыра, шулай ук хуҗалары булып та, тәртипкә китерелмәгән ихаталар да борчылырга мәҗбүр итә. Язга чыгу белән, бу ихаталар чистартылмаса, административ чаралар күреләчәк, - ди Гөлнара Сәйфетдинова.
Ә зират көннәре үткәрү җирлек халкын бергә туплаучы, күңелләрдә керсез хисләр кузгатучы, игелекле эшкә өндәүче традициягә әверелеп бара. Майның беренче көннәрендә 4 зиратта да җыештыру өмәләре оештырыла. Көзен "Теплосервис" оешмасы авылның су торбаларын төзекләндергән. Мәктәп бинасына 13 млн. сумлык капиталь ремонт ясалган. Октябрь аенда мәдәният йортында төзекләндерү эшләре башланып киткән, ул дәвам итә. Шул ук вакытта медпунктка да якын араларда ремонт көтелә.
Иске Сәфәр авыл җирлеге "Чиста су" республика программасында катнашу өчен мөһим адым ясаган. Документлар туплап, рөхсәт алуга ирешкәннәр. Бүген-иртәгә үк булмаса да, әлеге программада катнашып, авылга өр-яңа су трассасы сузу күздә тотыла, проект эшләренә быел ук керешергә уйлыйлар.
Тузган торактан күчерү программасы нигезендә, ике гаиләне сыендырырлык ике фатирны бер түбә астына сыйдырган өр-яңа йорт төзелгән. Барлык уңайлыклары булдырылган. Торак төзү планының үтәлеше буенча җирлек 2015 елда район буенча дүртенче урында. Урамнарны хисаплагычлы прожекторлар белән яктырту да якын арадагы планга кертелгән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан махсус күрсәтмәләр җиткерелде. Иске Сәфәр җирлеге дә аннан читтә кала алмый. 2016 елда 3 шәхси хуҗалык мини-ферма төзү программасы аша субсидия алуга ирешкән. Теләүчеләр тагын да бар.
Сөт сатудан шәхси хуҗалыклар казнасына 10 млн. 647 мең 615 сум күләмендә табыш кергән. Уртача бер хуҗалыкка 9 мең 515 сум тәшкил итә. Иң күп сөт сатучы шәхси хуҗалыклар хисап җыелышында мактап телгә алынды, бүләкләр тапшырылды.
Референдум нәтиҗәсе буенча, 2015 елда халыктан 300әр сум акча җыелган. Барысы 155 мең сум тәшкил итеп, дәүләттән бирелгән 600 мең сумны да кушкач, җәмгысе 755 мең сумга җиткерелгән. Аның нинди максатларда кулланылганлыгы һәм кулланылачагы җирлек башлыгының хисабында чагылыш тапты. 2016 елда җирлек Советы депутатлары киңәшмәсендә бер кешедән 400 сумнан җыю турында сүз алып барылган. Аның нинди эшләргә тотылачагы да мәгълүм. Хәзер инде референдум үткәреп, алга куйган максатка ирешәсе генә калган.
- Бу акчаны түбәндәгечә тоту каралды: урам юлларын ныгыту, су трассасын ремонтлау, мәчеткә газ кертү өчен торбалар алу һәм Терпеле авылы зиратына койма тоту өчен материаллар юнәтү. Халыкны бердәм булырга, референдумда актив катнашырга чакырам, - диде Гөлнара Зинфир кызы. - Халыктан җыелган үзара салым акчасына өстәп, "Саф" хуҗалыгы 100 мең сум акча бирергә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев