Актаныш

Авылыбыз турында китап булсын иде

Мин үзем олы яшьтә булсам да, авылымның "үги бала" хәлендә булуына борчылып, бу мәкаләне язарга мәҗбүр булдым. Хәзер кечкенә 50-60 йортлы авыллар турында да, тарихы, шәҗәрәләре турында язып чыгалар. Безнең 480гә якын йортлы, ике меңнән артык кеше яшәгән авыл турында ник бер сүз язып чыксыннар, әллә ул авыл бар, әллә...

Мин үзем олы яшьтә булсам да, авылымның "үги бала" хәлендә булуына борчылып, бу мәкаләне язарга мәҗбүр булдым. Хәзер кечкенә 50-60 йортлы авыллар турында да, тарихы, шәҗәрәләре турында язып чыгалар. Безнең 480гә якын йортлы, ике меңнән артык кеше яшәгән авыл турында ник бер сүз язып чыксыннар, әллә ул авыл бар, әллә юк.
Актаныш һәм Пучыдан кала, халык саны буенча өченче урында булган авылым турында язарга иде. Нигә аның тарихи китабы юк? Авылыбыз язучысы Хәмит Миңнегалиев исән булса, моңа, һичшиксез, тотыныр иде. Аннан башка да авылыбызның данлыклы кешеләре бар һәм булачак, тотынырга җөрьәт итүче генә юк, ахры. Авылыбызның шәҗәрәсе дә бар, югыйсә, Әлем карттан ук башланган. Аның турында авылдашыбыз, Чаллыда яшәүче Рөстәм Зәкиев тә "Мәйдан" журналында кыскача искә алган. Ул шәҗәрә буенча, 1917 ел инкыйлабыннан соң, Яңа Әлем авылы ярлылар комитетында Янгир карт авыл Советы рәисе итеп сайлана һәм озак еллар авылны җитәкли. Аңа кем биргәндер - безгә билгеле түгел. Әлем шәҗәрәсе шунда була, аннан безнең буын чорында авыл Советы рәисе Шәрип Шәйгәрдәновка күчә, Шәрип абый аны Имамгали Галиевкә бирә, ә Имамгали абый Тәкый Зәкиевкә биреп калдыра. Тәкый абый берничә чыганакны берләштереп, матурлап ясап, аны мәктәп музеена тапшыра. Ул шәҗәрәдә бары тик ир балаларны гына язганнар, кыз балаларны кертмәгәннәр. Шәҗәрә буенча Әлем карттан бүгенге көнгә чаклы 12-13 буын кешеләре яшәгәннәр, кеше уртача 60-70 ел яшәсә дә, безнең авылга аз дигәндә 750-800 ел дигән сүз. Шулай булгач, авылыбыз тарихы бик бай булырга тиеш.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: