Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авылыбыз үзгәрешләр кичерә

Җир йөзендә һәркемнең дә өзелеп сагынып кайта торган җире була. Ул да булса - дөньяга аваз салган, кендек каны тамган, беренче тапкыр тәпи баскан җире-газиз туган җире ул. Юкка гына халык телендә "Туган илнең җире- җәннәт, суы-ширбәт " дигән әйтем дә йөрми шул. Әйе, авыл баласы кайда гына яшәсә дә,...

Җир йөзендә һәркемнең дә өзелеп сагынып кайта торган җире була. Ул да булса - дөньяга аваз салган, кендек каны тамган, беренче тапкыр тәпи баскан җире-газиз туган җире ул. Юкка гына халык телендә "Туган илнең җире- җәннәт, суы-ширбәт " дигән әйтем дә йөрми шул. Әйе, авыл баласы кайда гына яшәсә дә, үзенең кычытканлы тыкрыкларын, саф сулы чишмәләрен, су коенган, балык сөзгән елга-күлләрен, хәтфә үләнле урамнарын сагынып, төшләрендә күреп уяна. Шуңадыр да - читтә яшәүчеләр газиз туган якларын, туган авылларын бер генә тапкыр кайтып күрергә дигән теләктә хыялланып яшиләр. Әйе. Төшләргә керерлек кадерле шул ул туган авыл!
Авылыбыз соңгы елларда бик зур үзгәрешләр кичерде, уңай якка әлбәттә, төзекләнде, матурланды. Берничә яңа йорт салынды, күп кенә йорт-җир, ихата-кура төзекләндерелде. Күп кенә хуҗасыз калган ихаталар чистартылды, инде ул урыннарда матур-матур йортлар калкып килә. Алга таба да авылыбызның матурланасына, хуҗасыз буш ихаталар бетеп, һәркайсы хуҗалы булып, яңа йортлар калкуына өметләнәбез.
Авыл уртасында төзекләндерелгән клуб, анда Туган як музее эшли. Экспонатлар, истәлекле әйберләр, тарихи мәгълүматлар белән һәрдаим тулыланып тора.
Һәм иң сөенечлесе- авылыбызда мәчет салынды. Авылыбызга нур иңде. Өлкәннәребез мәчеткә йөри.
Тагын да зур куанычыбыз бар. Быел, 2016 нчы елда, авылыбыз юллы да булды. Моңа кадәр күтәртелгән юлыбызга ком гына түшәлгәнлектән, язгы, көзге яңгырлы көннәрдә җәяүлегә дә, техника белән йөрүчеләргә дә авырлык туа иде. Җәй көне, июнь аенда, Чәчер-Пучы арасындагы юлны стандартларга туры китереп, төзекләндереп, өслегенә щебень түшәделәр. Юл кырыйлары да чистартылып, юл билгеләре дә куелгач, кайчандыр хыялда гына булган юл проблемасының хәл ителүенә, ниһаять, инандык. Инде юл төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында. Юллар - безнең яшәешебез ул. Авылның яшәеше дә, киләчәге дә юл белән бәйле. Авылыбыз тагы да яшәреп, халык саны артып шушы төзек, яхшы юллардан йөрергә язсын. Ә юлны төзекләндерүдә үз өлешләрен керткән район, җирлегебез җитәкчеләренә һәм, әлбәттә, авылдашларыбызга без зур рәхмәтлебез.
Яшә, авыл, берүк сүнә күрмә,
Гомеремә өмет саласың
Алыштырмыйм сине таш калага
Авылымда килә каласым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев