Актаныш

Авылына кайтты...һәйкәл булып

9 майда илебез Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтте. Сугыш елларында күргән газап, михнәтләрне, югалту ачысын бар халык иңнәрендә бергә күтәрде. Һәр өйнең капкасын каккан сагыш җиле бөтен кешене берләштерде, тагын да ныграк бер-берсенә якынайтты. Шуңа да ул сугыш дип атала. Ә менә тыныч тормышта Ватан алдындагы бурычын үтәргә дип...

9 майда илебез Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтте. Сугыш елларында күргән газап, михнәтләрне, югалту ачысын бар халык иңнәрендә бергә күтәрде. Һәр өйнең капкасын каккан сагыш җиле бөтен кешене берләштерде, тагын да ныграк бер-берсенә якынайтты. Шуңа да ул сугыш дип атала. Ә менә тыныч тормышта Ватан алдындагы бурычын үтәргә дип үз аяклары белән киткән япь-яшь егетләрнең табутларда кайтуын йөрәк һич кенә дә кабул итми. Моннан 30 ел элек Иске Әлем авылындагы Глүсә һәм Дамир Хановлар гаиләсенә дә шундый авыр кайгыны күтәрергә туры килә.
Һәм менә 30 ел инде ул кайгы-сагыш йөрәкләреннән кан булып саркый, җаннарын айкый. Әни кеше өчен бала хәсрәтеннән дә авыррагы юк дип, юкка гына әйтмиләр шул. Югыйсә күз карасы кебек саклап, кадерләп кенә үстерә Глүсә апа белән Дамир абый уллары Данилны. Бармакның кайсын тешләсәң дә тигез авырткан кебек, дүрт баласының берсен дә какмый, сукмый алар. Ике уллары, ике кызлары да тәртипле, итагатьле булып үсәләр. Кечкенәдән хезмәтне яраталар.
- Данилым бик шук иде, мәктәптә дә яхшы укыды, - дип искә алды Глүсә апа.
Мәктәптә укыганда ук дүрт ел колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 8 сыйныфтан соң училищеда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштереп, туган авылына эшкә кайта Данил. Бер ел комбайн иярли. Яшьтәшләре арасында бар яктан да үрнәк булып тора егет. Армия сафларына чакыру килгәч, 1985 елның 7 октябрендә аны барлык туганнары, дуслары җыелып хәрби хезмәткә озаталар. Бер атнадан инде аның Приморск өлкәсе, Шкотово шәһәрендәге 20908нче частенә, 3 елга диңгезче хезмәте үтәргә алындым дигән хаты килә.
- Олы улым чик сакчысы булып хезмәт иткәч, анысы өчен бик борчылып тордык. Данилыбыз үзебезнең илгә эләккәч, бер дә кайгырмаган идек, - ди Глүсә апа.
Бер ел буе Данилдан хатлар килеп тора. Хезмәтеннән зарланмый егет. Диңгездәге табылдыкларны эзләү буенча командировкада да була. Яхшы хезмәт иткәне өчен үзенә 10 көнлек ял бирәләр. Данил җаны-тәне белән туган якларына ашкына. " 10 көн ял бирделәр, тиздән кайтам", - дип, 3 октябрь көнне хат язып сала.
... Тик, язмышлардан узмыш юк шул. Данилның хыяллары чынга ашмый кала. Әти-әнисе, туганнары белән күрешү бәхете тәтеми егеткә.
- 9 октябрь көнне улымның кайтам, көтегез дигән хаты килде. Үзем почтада эшләгәч, әлеге хатны укып, сөенечтән очып кына өйгә чаптым. Дамирга: "Данил ялга кайта", - дип сөенче алдым. Ләкин алданрак шатланган булганмын шул, - дип күз яшьләрен сөртә ана.
Глүсә апа өенә кайтып китүгә үк, артыннан "Улыгыз хезмәт вазифасын үтәгән вакытта фаҗигале һәлак булды. Кайда җирләргә?" дигән телеграмма килә. Шатлык яшьләрен хәсрәт яшьләре алыштыра.
10 көн буе елый-елый улларының гәүдәсен көтә алар. Бөтен авыл халкы җыелып Данилны соңгы юлга озаталар. Күз яшьләрен тыя алмый зар елый халык. Тыныч тормышта әзмәвердәй егетне югалту хәсрәте белән һич кенә дә килешергә теләми алар. Вакыт барлык яраларны да дәвалый дисәләр дә, Дамир абый белән Глүсә апаның ул яңара гына бара кебек. Данилның яшьтәшләре инде тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып, балалар үстерәләр, оныклар сөяләр. Данилымның да балалары булыр иде бит дип, зар елаган вакытлары аз түгел Глүсә апаның. Ә Дамир абый бала кайгысын иңнәрендә күтәрә алмыйча, 1996 елда бакыйлыкка күчә.
Башка балалары, оныклары хакына Глүсә апа үзендә яшәүгә көч таба. Көн дә Данилының фотоальбомнарын актарып, армиядән язган хатларын укып юана.
Узган ел авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куйган вакытта, Глүсә апа: "Их, минем улыма да шундый берәр истәлек ташы куярга иде. Тыныч тормышта армия сафларыннан үлеп кайтучы безнең җирлектә берәү бит. Башка бер кешегә дә мондый кайгыларны күрергә язмасын", -дип уйлый. Әлеге уй тынгы бирми аңа. Башта Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова янына керә, аннан хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов янына барып, үтенечен җиткерә. Алар икесе дә каршы килми.
- Без документлар, эшләтү белән ярдәм итәрбез. Һәйкәлне ясатырга акчабыз юк. Үзегез иганәчеләр эзләгез, - диләр аңа.
"Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Хәлил Хуҗин, Глүсә апаның Чаллыда яшәүче сеңлесе Дилүсә Мөнәвир кызы ярдәм кулы сузалар. Калган чыгымнарын ана үзе күтәрә. Һәйкәлне исә Альберт Галимов җитәкчелегендәге "Ремстрой" оешмасы эшли.
Данил истәлегенә ясалган һәйкәл иске һәйкәл урынына урнаштырылырга тиеш булганга, искесен сүтү, урынын җыештыру эшләре дә Глүсә апаларның үзләренә йөкләнә. Инзил Миңнәхмәтов үзенең тракторы белән килеп, көн буе иске һәйкәлне сүтүдә катнаша. Глүсә апаның улы Айрат, кияүләре Фәнис белән Рәвеф, кызлары Гөлгенә белән Гөлназ, килене Лилия һәм Глүсә апа үзе әлеге эшне башкарып чыгалар. Күпне күргән ана аларның барысына һәм иганәчеләренә нык рәхмәтле булуын яшерми.
- Авылдашларым Әбелсәгыйть белән Нурания дә нык булыштылар. Әбелсәгыйть койма тоту өчен барлык материалны да Нефтекама шәһәреннән алып кайтып бирде. Изгелекләре үзләренә кайтсын, тигез яшәсеннәр, - ди Глүсә апа.
Олы кайгылар күреп, телгәләнгән җанны сөендерер өчен дә, көендерер өчен дә күп кирәкми. 9 май алдыннан Иске Әлем авылында улы Данил истәлегенә һәйкәл куюга багышланган чара да Глүсә апаның җанын айкады. Ул көнне аның күзеннән сөенеч яшьләре акты.
- Инде гомерем күп калмагандыр, бакыйлыкка тыныч күңел белән китәрмен. Миннән соң да улым - Данилым иптәшләрен, авылдашларын шулай балкып каршы алыр, озатып калыр, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты ул һәм әлеге чарада катнашучыларның барысына да рәхмәтләрен ирештерде.
Данил хакында бик күп хатирәләрен яңартты ул көнне искеәлемлеләр. Барысының да күңелендә ул тыйнак, тәртипле, кешелекле һәм кечелекле булып сакланган. Аеруча сыйныфташлары юксына аны. Алар Глүсә апага рухи яктан гына түгел, матди яктан да ярдәм кулы сузганнар. Барысы исеменнән дә Зөһрә Хәмзина сүз алып, Данил хакындагы истәлекләрен яңартты.
- Безнең сыйныф бик дус һәм тату иде. Барлык эшләрне бергә башкардык. Данил безнең күңелләрдә фотосындагы кебек көләч йөзле булып саклана. Аны еш искә алабыз. Туган авылыбызга кайткан саен, ул безне шулай көлеп каршы алыр, озатып калыр. Әнисе Глүсә апага шушы изге эшне башкарып чыкканы өчен сыйныфташлар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез, - диде ул.
- Данил минем улым белән бер яшьтә иде. Бик тәртипле, ярдәмчел булды. Аны бөтен авыл белән җыелып армия сафларына озату да, барыбыз бергә елашып, соңгы юлга озатуыбыз да бүгенгедәй күз алдында. Аның истәлегенә һәйкәл куелуына шатбыз. Ул баланың урыны җәннәттә булсын, - ди Зәйнә апа Сәлахова.
- Данилның гомере япь-яшь килеш армия сафларында өзелде. Бу барыбыз өчен дә авыр хәсрәт булды. Глүсәне Ходай Тәгалә сабырлыктан аермасын. Башка балаларының,
оныкларының дәүмәтен күреп яшәсен, - ди Дөбирә апа Сәлахова.
Дилбәр Әнвәрова:
- Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән вакытта гомерен биргән авылдашыбыз Данил Ханов истәлегенә һәйкәл куелу барыбыз өчен дә сөенечле күренеш. Әнисе Глүсә апаның тырышлыгы белән Данилга һәйкәл ясалды. Әлеге һәйкәл егетләребезгә бер стимул булыр дип ышанасы килә. Армия сафларына китәр алдыннан бирегә килеп, саубуллашып, исән-имин хезмәт итеп кайткач килеп чәчәкләр салырлар дигән өметтә калабыз.
- Бүген безнең өчен нык дулкынландыргыч көн. Без үскәндә дә бик тату булдык. Гел бергә уйнадык, эшләдек. Данил бик нык җаваплы иде. Аны югалту ачысын нык авыр кичердек. Шушы һәйкәленә карап булса да, юанырбыз дибез, - ди абыйсы Айрат Ханов.
Әйе, әгәр исән булса, Данилга быел 50 яшь тулган булыр иде. Нишлисең бит, тормыш шулай яратылган. Аның сынауларыннан качып булмый. Әлеге һәйкәл исә туганнарына, авылдашларына Данилның барлыгын һәрвакыт белдереп торачак. Данилга: "Тыныч йокла, урының җәннәттә булсын", - дип телисе генә кала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: