Актаныш

“Авыл ипотекасы”: йорт салыр өчен ташламалы кредитлар бирә башлыйлар

Аның өчен 2020–2025 елларга 2 трлн 300 млрд сум акча каралган.

“Без бу ярдәмне күптән көтә идек һәм программага зур өметләр баглыйбыз”. Авылда яшәүчеләр әлеге яңалыкны әнә шулай дип бәяләде. Эш шунда ки, Россия хөкүмәте 2020–2025 елларга “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы” кысасында, быелдан авыл җирендә 2,7 процентлы ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкинлеген хәбәр итте. Аның өчен 2020–2025 елларга 2 трлн 300 млрд сум акча каралган.

Инде узган ел ахырында ук Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев программаның мөһимлеген билгеләп:  

– Авылда яшь гаиләләргә һәм белгечләргә ярдәм итү өчен 3 процентка кадәр ставка белән ташламалы ипотека бирү – яңа революцион чишелеш, төбәкләр финанслашуын да исәпкә алып, аны 0,1 процентка кадәр төшерү мөмкинлеге дә булачак, – дигән иде.  

Программаның әһәмияте республика өчен дә зур  

– Әлеге программада төрле юнәлешләр бар. Шулай да алар арасында безнең өчен иң куандырганы – яшьләрне торак белән тәэмин итү. Авыл хуҗалыгы министрлыгына бик зур рәхмәт. Алар финанслауны өч тапкырга арттыра алган. Республикада бу программа эшли башлагач, авылларыбыздагы үзгәрешләрне сизәчәкбез, – дигән өметен белдергән иде Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев.  

Арча районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов әйтүенчә, соңгы елларда районга эшкә кайтырга теләк белдерүче яшьләр саны кими. Мәсәлән, 2015 елда районга – 21, 2016 елда – 18, 2017 елда – 15, 2018 елда – 15, 2019 елда 3 белгеч кайткан. Алар арасында икътисадчылар, бухгалтерлар, мал табиблары, инженерлар, агрономнар бар.  

– Бу программадан күбрәк яшьләр файдаланыр дип уйлыйм. Шуңа күрә аларны авылга җәлеп итәр өчен файдасы булыр. Матур, төзек, йорт булмаганлыктан гына эшкә кайтырга теләмәүчеләр күп булмаса да, бар. Яңа гына укуны тәмамлаган кеше хезмәт хакына гына йорт салып керә алмый бит. Ә монда бик аз процент кына бирелә, – диде Ренат Гатиятов.  

Безнең чыганаклардан билгеле булганча, әлеге вакытта авылларда йортка мохтаҗлыгы булган кешеләрнең исемлеген төзиләр. Зәй районының Аксар авылы җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов сүзләренә караганда, авылларда бу программа белән кызыксынучылар булса да, әлегә төгәл исем билгеле түгел.  

Реклама

– Ташламалы кредит алу мөмкинлеге турында сөйлиләр, аңлаталар. Кызыксынучылар да бар. Сер түгел, авылдан киткән яшьләр кире кайтмый. Андыйлар өчен бу бик яхшы булыр иде. Үзләре шәһәрдә эшләп, авылга кайтып-китеп йөрсәләр дә, авыл таралмас иде, – ди ул.  

Кем һәм ничек?  

Программаның шартлары белән безне Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге җитәкчесе Илдар Гафуров таныштырды.  

Аның сүзләренә караганда, программа шартлары буенча, авылда җир участогы яки йорт сатып алырга, яисә йорт төзергә мөмкин. Шунысы үзенчәлекле: бу мөмкинлектән авылда яшәүчеләр һәм эшләүчеләр генә түгел, шәһәр халкы да файдалана ала. Димәк, авыл хуҗалыгы тармагында эшләү мөһим түгел. Яшь чикләүләре дә юк. Программада 18 яше тулган һәр кеше катнаша ала.  

Әлеге программа буенча берничә банк эшли. Әлегә рәсми төстә Россельхозбанк кына рөхсәт алган. Аннан кала тагын 15 банк булачак, тик әлегә аларның төгәл исемлеге билгеле түгел.

  – Бүгенгә безнең кулда бернинди дә саннар юк. Районнарда фатирга мохтаҗлыгы булган кешеләр исемлеге туплана башлады. Ләкин ул да шартлы рәвештә генә. Әлеге саннар ел саен үзгәрәчәк, – ди Илдар Гафуров.  

Белгеч аңлатуынча, җир участогы, йорт сатып алырга яки төзергә теләге булган кеше банкка барып гариза яза һәм җыеп тапшырырга кирәкле документлар исемлеген ала. Шартларга килгәндә, алар барлык банклар кредит биргәндә таләп итә торган гомуми  кагыйдәләр булачак, дип аңлаттылар министрлыкта.

  – Кешеләр 3 млн сумга кадәр акчага өмет итә ала. Азрак та булырга мөмкин, – диде Илдар Гафуров. – Бәлки ул йортын сала башлаган, түбәсен генә ябасы калгандыр. Әгәр шул эшкә акчасы җитми икән, ташламалы кредит алырга мөмкин.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27905

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: