Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АВЫЛ СУЛЫШЫ: Мөнәҗәтләрдә –изгелек орлыгы

Рамазан аенда – Әнәк авылы клубында мөнәҗәтләр кичәсе үткәрдек.

Борынгы хәзинәбез – мөнәҗәтләрне дәү әтиләрдән, әниләрдән оныкларга ишеттереп, алар аша яшьләргә миһербанлык, кешелеклелек, гаделлек тәрбиясе бирү, ата-ана хакы, туган илгә мәхәббәт төшенчәләрен тирәнрәк сеңдерү максатыннан, изге Рамазан аенда – Әнәк авылы клубында мөнәҗәтләр кичәсе үткәрдек.

 

Авылыбыз остабикәсе Хәдичә абыстай вәгазе белән башланып китте ул. Аннан, Колын авылы мәчетенә йөреп, остаз Юлия Гыйлмуллинадан сабак алучы балалар үзләре өйрәнгән мөнәҗәтләрне яңгыраттылар. Айман авылыннан Ләйлә Хәбирова, ветераннар ансамбленә йөрүче акъәбиләребез  Зөлфирә Исламова, Лилия Сәлимгәрәева, Рәмилә Имамова мөнәҗәтләре тамашачыларга аеруча ошады. Кичә ахырында баянчы Ринат Иванов башкаруында татар мили көйләренә тезмә янгырады.

 

Изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз, кылган изге гамәлләрне кабул кылсан иде, Раббыбыз !

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев