Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авыл,хезмәт һәм гаилә-аның өчен бәхет ачкычы!

Уткән гомер-заяга узылмаган!

Быелгы сентябрь җәйне хәтерләтә. Агачлар да яшел яфракта утыра. Салкынча җилләре исеп-исеп алса да, көндезге кояш нурларының җылысы сүрелергә ашыкмый әле. Ә моннан 60 ел элек, 9 сентябрь көнне, бар җиһанны ап-акка күмеп, кар яуган. “Син туган көнне, улым, кар яуды, без аны бәхеткә юрадык”, – дип әйтә торган булганнар Әсрар абый белән Рәйсә апа. “Аллага шөкер, әткәй-әнкәй бик яхшы тәрбия бирделәр. Алар үрнәгендә уңышлы, матур юл узарга туры килде”, – дип, хәтер җепләрен барлый бүген Дәниф Харисов. Үзе әйткәнчә, гомернең көзенә аяк баскан кеше буларак, ул үткән тормышын күздән кичерә, төрле елларга барып тоташкан хатирәләрне яңарта.

 

– Педагогик тәҗрибәмнәм чыгып шундый фикергә килдем: баланы тәрбияләргә кирәкми, төп тәрбия үзәге – гаилә үзе. Әткәй белән әнкәйнең бер-берсенә карашы, мөгамәләсе безгә үрнәк тәрбия чарасы булды, – әлеге язмамда Дәниф Әсрар улының фикерләре чагылыр (яшәүнең асыл мәгънәсен эзләгәннәрне уйландырмый калмас).

Кечкенәдән хезмәт тәмен татып үскән авыл егете, үз тырышлыгы аркасында, биек-биек баскычларны, сикәлтәле юлларны артта калдырып, зур үрләр яулый. Шәрип авылында гап-гади гаиләдә дүрт баланың өченчесе булып дөньяга килә ул. Бәхетле балачак мизгелләре күз ачып йомганчы үтеп тә китә. Һөнәр сайларга, киләчәккә юл табарга кирәк. Төзүче булырга да теләк бар. Шул ук вакытта хәрби хезмәт тә кызыктыра. Кем булырга? Язмыш үзенчә хәл итә: Теләкәй сигезьеллык мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлаган Дәниф Харисов Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Спорт белән шөгыльләнә. Үзен төрле яктан камилләштерә. Гамәли күнекмәне Әлмәт шәһәрендә уза. Соңыннан шушы коллективта эшләү мөмкинлеге де туа. Егет шәһәрне түгел, авылны сайлый. Училищены тәмамлагач, Актаныш мәгариф бүлегенә килә, Актаныш урта мәктәбенә укытырга билгелиләр аны. Ләкин авылда яшәү теләге җиңеп чыга, яшь мөгаллим Теләкәй мәктәбендә укытырга рөхсәт ала.

– Балага белемне башлангыч вакытта бирергә кирәк. Үзләштерү, уйлану, омтылу сәләте дә шул вакытта көчлерәк. Башлангычта яхшы белем биреп калабыз икән, аның киләчәк язмышы хәл ителә. Ә белемнең нигезе - йөгерек уку. Әгәр дә адәм баласы йөгерек укырга өйрәнә икән, бу – аның киләчәгенә зур юнәлеш. Бала ничек кенә фикерләү сәләтенә ия булса да, әгәр йөгерек укый алмаса,баскычлап-баскычлап артта калуын дәвам итәчәк.

1978 елның августыннан алып 1998 елның февраль аена кадәрге эшчәнлеге, ике ел армия хезмәтен исәпләмәгәндә, Теләәкәй мәктәбе белән бәйле.

– Армия – ир-ат өчен зур сынау һәм тәрбия мәктәбе. 

Читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Башта – укытучы, аннары – директор урынбасары, 1995-1998 елларда – Теләкәй мәктәбе директоры. Район күләмендә берничә мәртәбә “Сәләт” лагере оештырырга туры килә. Әле тагын шулай дәвам итәр иде... Актаныш район хакимияте башлыгының аппарат җитәкчесе вазифасына чакырып алмасалар.

Тормыш юлында кискен борылыш менә шул вакытта ясала. Район җитәкчелеге, партия вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән аралашулар, яңача эш атмосферасы 20 еллык тәҗрибә туплап килгән педагог-җитәкче өчен дә зур сынау буларак кабул ителә. Ләкин өметләр аклана, яуланган ышанычлар тагын да ныгый. Республика җитәкчелеге белән дә тиз уртак тел табыла. Бер ел үтүгә тормышында тагын бер борылыш ясала, аңа өр-яңа җаваплылык йөкләнә.

1999 елның декабрендә Дәниф Харис улы “Таулар” хуҗалыгына җитәкче итеп сайлана.

– Бик авыр чор иде. Күп энергия, көч түгәргә туры килде. Шуңа карамастан, халык белән аңлашу, куйган максатларга ирешү насыйп булды. “Таулар” хуҗалыгы алдынгылар сафына чыга алды. Туган җирлектә хуҗалыкны җитәкләү икеләтә җаваплылык сораса да, миңа анда эшләү бик охшый иде. Үз авылымда көч-куәт таптым. Энгель Фәттахов яңа вазифага күчәргә тәкъдим иткәч тә, озак кына уйландым. Авырлыклары куркытмаса да, җиңел булмаячагы аңлашыла иде, ләкин ризалаштым.

2004 елның 17 декабрендә Дәниф Харисов хакимият башлыгының беренче урынбасары –  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә.

– Бай тарихлы тармак: дан казанган җитәкчеләр хезмәт куйган монда. Район язмышы хәл ителә торган тармак. Әлбәттә, төп һөнәрем педагог булса да, авыл хуҗалыгы минем өчен чит-ят түгел иде. Авыл тормышыннан гомерем буена аерылмадым.

Чыннан да, Дәниф Харисовның ихластан авыл җанлы булуын, хезмәткә бирелгәнлеген, бервакытта да вакыт белән хисаплашмаганын район халкы белеп-күреп тора. Авыл кешесенең хезмәтенә зур хөрмәт белән карый, аларны чын геройларга тиңли. Тармак хезмәтчәннәренең тырышлыгын югары бәяләүче җитәкчеләрнең берсе ул. Авыл хуҗалыгы тармагында бүген 2 меңнән артык кеше хезмәт куя. Аларның һәрберсе белән таныш.

– Алдынгыларны даими хөрмәтләп тору, иң-иңнәренә дәрәҗәле исемнәр бирү, дәүләт бүләкләре тапшыру яклы мин, моны җитәкченең төп бурычы, дип саныйм.

Бу вазифага алыну Дәниф Әсрар улына бик күп бурычлар йөкли. Иң беренчесе  – игенчелек. “Актаныш игенчесе” дигән мактаулы исем бар, аның нигезен таркатмау, җир эшкәртү, орлык хәстәрләү, игеннәрне тәрбияләү, алдынгы технологияләр кертү юнәлешендә максатлар алга куела. Икенчесе – терлекчелек, чын мәгънәсендә, аны акча чыганагы итү буенча ныклы фикерләр туа. Саву технологиясен нигездән үзгәртү, төп азык базасы булдыру, баланслы ашатуга күчү, яшь терлекләрне тәрбияләүдә ирешкән уңышлар, яңалыклар – шуның нәтиҗәсе. Венгрия, Израил, Белоруссия, Краснодар белән элемтәләр урнаша.

– Продукция җитештерүдә, мал саннарын арттыруда үсешебез бар. Ләкин заман бик тиз алга бара, безнең әле эшлиселәребез дә бик күп. Малларны бәйсез асрауга, саву заллары төзелешенә соңардык. Алда торган зур эш – яңа технологияләрне өйрәнү.  Актаныштагы технология техникумына зур өметләр баглана. Без республикада алдынгы позициягә чыгарга тиешбез.

Җитәкче һәрвакыт уйлана, эзләнә, йөрәк сызлануларын яшерми:

– Районның киләчәге борчый. Авыл җирендә күбрәк йортлар салу, яшьләргә мөмкинлек тудыру, сменалы эшләр оештыру турында уйланам. Чит илләргә чыгып ял итсеннәр, белем алсыннар, яхшы шифаханәләрдә дәвалансыннар  иде. Буш ихаталарны күргәч, күңелгә моңсулык үтеп керә. Менә шул нигезләрне тергезергә иде.

Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дәниф Харисовның күңел халәтендә ваемсызлыкка урын юк. 

– Тормышта төрле сынаулар булды. Әмма мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Беренчедән, гаиләдә яхшы тәрбия алуым белән. Икенчедән, ихтирамга лаек укытучылардан белем алдым. Өченчедән, хезмәткә карата җаваплылык, эзләнүчәнлек, максат куючанлык кебек сыйфатларым һәм һәрвакыт эшле булуым белән бәхетлемен. Һәм әгәр тылың ныклы түгел икән, үсеп булмый. Бу яктан мин хатыныма бик зур рәхмәтле. 

Әйе,үтелгән гомер юлы заяга узмаган. Аның хезмәт җимешләре бөтен республикага мәгълүм, чит төбәкләрдә дә беләләр.

– Ә инде өйдә, ихатада эшләү, бакчада чүп утау – минем өчен ял.

Харисовларның гаилә коруларына – 32 ел. Түмерҗә авылы кызы Әлфирә белән Теләкәй мәктәбендә танышалар алар. Укытучының үз укучысына бер күрүдә гашыйк булуы киноларда гына түгел, тормышта да күзәтелә. Харисовларның да шундый мәхәббәт тарихы кызыклы. Армиядән кайтып, укытуын дәвам иткән егет кызның мәктәпне тәмамлаганын көтә, аннан аралаша башлыйлар. Сыйныфлары белән авылда калып, фермада сыер сауган кыз киләсе елда Казан дәүләт педагогия институтына укырга китә. Беренче курсын тәмамлауга алар өйләнешәләр.  Ике бала үстерәләр, югары белем бирәләр. 

Әлфирә Харисова хәзерге вакытта “Алтынчәч” балалар бакчасын җитәкли. Кызлары Миләүшә  – журналист, уллары Алмаз – инженер. Киленнәре Регина – Казан кызы.

– Иң зур байлыгым – ике балам, хатыным.

 

Миләүшә, “Татарстан” дәүләт радиосында сәяси-иҗтимагый  тапшырулар мөхәррире:

– Әтинең иң күркәм сыйфаты – сиңа таш белән атсалар да, аш белән җавап кайтар, дип тәрбияләде безне. Сабыр, кешелекле, көчле рухлы һәм бик ярдәмчел ул.

Алмаз:

– Әти сүзе безнең гаиләдә – олы сүз. Моны безгә әни өйрәтте. Әти белән безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы, аңа сокланып, аның кебек булырга тырышып яшим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев