Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АВЫЛЛАР ХИСАП ТОТА: Бүген Әтәс авыл җирлеге район җитәкчелеген кабул итте (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР ДӘ БАР)

Җирлекнең яшәеше, авыл башлыгының хезмәте район җитәкчелеге тарафыннан да уңай бәяләнде.

23 гыйнвар көнне Әтәс авыл җирлегенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган хисап җыелышының беренче өлеше Чынык авылыннан старт алды.  


Бүгенге көндә Әтәс авыл җирлеге 6 авылга урнашып, ике авыл хуҗалыгы карамагында:  “Әнәк” агрофирмасы – Әтәс, Апач, Чирү, Иске Бикчәнтәй авылларын, “Чәчер” хуҗалыгы  Чат, Чынык авылларын үз эченә ала. Җирлектә 636 кеше исәпләнә, кеше даими яшәүче 275 хуҗалык бар, кызганычка каршы хуҗалыклар саны кими. Шул ук вакытта 117 хуҗалыкта ( 42,5%) терлек асрала. Сыер асраучы хуҗалыклар саны 76 (28%). Нигездә , сыерны шул күпләп асраучылар гына арттыра. Берне генә асраганы сыерны я бетерә, я шул бер сыер тотуын дәвам итә. Җирлекнең 3-4 авылы халкы эре терлек асрау, сөт тапшыру, ит сату  бәрабәренә көн итә.  

Район делегациясе җирлектә күпләп мал асраучылар белән танышуны Хәмит Хуҗинның шәхси хуҗалыгыннан башлады. Сигез елдан артык терлекчелек тармагы белән көнкүрүче Хәмит Сәяф улы бүген хуҗалыгында 16 МЭТ, сарык асрый. Мини-ферма төзү буенча дәүләт программасыннан нәтиҗәле файдаланган зат киләчәктә дә аңа мөрәҗәгать итәргә тели. 

Әтәс авыл җирлегендә теркәлгән ике КФХның берсе Чат авылында урнашкан. Ике дистә елга якын терлекчелек белән шөгыльләнгән Наил Гариповның фермасында 70 баш мөгезле эре терлеге, 140ка якын сарыгы бар. Киләчәктә ул арендага алынган торакларны үз исеменә теркәргә тели. Шулай булган очракта, маллар торагын яхшылап төзекләндерә башлар иде фермер. 

Чат авылыннан Ильяс Вәлиев та шәхси ярдәмче хуҗалыгында 24  баш МЭТ асрый, шуларның 10сы - савым сыеры. 20175 елда Вәлиев мини-ферма программасына мөрәҗәгать итеп, мал санын арттырган булган. Бүген бу тармак аның төп керем чыганагына әверелгән. 

Шушы ук авылдан Әлфия һәм Зимфир Гәрәевлар бер ел дәвамында КФХ булып теркәлеп торсалар да, хәзер шәхси ярдәмче хуҗалык статусына күчкәннәр. Моңа кадәр программаларда катнашмасалар да, киләчәктә андый теләкләре юк түгел. 22 гектар пай җирләрен дә аерып алган алар, ихаталарында 47 баш терлек бар. Шуларның 16сы – савым сыеры. 

Чат авылында бүген башлангыч мәктәп, мәдәният йорты, ФАП сафта. 108 кешелек авылда балалар саны гына кимүгә бара. 2013 елдан бирле ни Чынык, ни Чат авылларында бәбиләр тумаган. Шулай да район  җитәкчелеге Чат авылын көчле авыл дип бәяләде. Терлекчелек белән  ныклап шөгыльләнгән авыл халкы өчен якын киләчәктә каты өслекле юл булдыру мәсьәләсе дә уңай хәл ителер кебек – юллар булса, яшәеш тә җанланып китәр дигән ышаныч бар. 

Район башлыгы Э.Н. Фәттахов “Чәчер” ЯАҖе белән дә танышты. Техник базасы шактый нык хуҗалык перспективлар сафында, киләчәктә терлекчелек юнәлешен дә тергезеп җибәрергә тели алар. 
 
Җирлекнең икенче КФ хуҗалыгын Иске Бикчәнтәй авылыннан Фәнил Абдуллин булдырган. 22 савым сыеры, 40 эре терлеге булган хуҗалык бүген төп керемне сөтчелектән ала. 


Шушы ук авылда Айгөл Хакимуллинаның шәхси ярдәмче хуҗалыгы да Э.Н. Фәттаховның игътибарын җәлеп итте. Дәүләт ярдәменнән файдаланган бу хуҗалык 10 МЭТ асрый, 7 савым сыерлары бар. Әле күптән түгел генә сафка бастырылган маллар торагы  чисталыгы, тәртибе белән күпләргә үрнәк итеп күрсәтерлек. 

Әтәс җирлегенә караган Чирү авылында гомер итүче Назыйф Салихов гаиләсе атлар үрчетү белән дан тота. Бүгенге көндә хуҗалыкта 16 ат, бер пони тора. Назыйф Салиховның улы Назыйм аларны бик яратып тәрбияли. Кечкенәдән үк атлар белән “җенләнеп” үскән ир чабышкыларны күпләп үрчетү хыялы белән яна.  Өстәвенә, хуҗалыкта 22 МЭТ тә бар, 10сы -  савым сыеры. 

Данлыклы Салиховларның киленнәре Илзидә Сәгыйдулла кызы исә бүген җирлектәге 12 социаль объектның иң зурысы булган  Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе белән җитәкчелек итә. Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең структур бүлекчәсе Әтәс балалар бакчасында һәм Чат башлангыч мәктәптә 6 кеше хезмәт куя. Балалар бакчасына 13 бала йөри. Мәктәп 1985 елда төзелгән, анда  41 укучыга 12 укытучы белем һәм тәрбия бирә.  ОГЭ нәтиҗәләре буенча мәктәп беренче урында булса, 2018 ел нәтиҗәләре буенча төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында  тул 2 дәрәҗә дипломга ия булган. 

Җирлектәге икенче зур коллектив – мәдәният хезмәткәрләре коллективы. Дәүләт программасы нигезендә 2015 нче елда яңадан ачылган Әтәс мәдәният йорты җирлек халкының ялын оештыру, культура,  спорт -масса эшләрен, фольклор һәм халык авыз иҗатын күтәрү өчен махсус яраклаштырылган. Коллективта 7 кеше хезмәт куя. 3 клуб һәм 2 китапханә халыкка хезмәт күрсәтә. 


Бүгенге җыен  мәдәният йортында оештырылды. Җирлек башлыгы Эльвира Насыйрова авыл халкы  алдында 2018 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты,  үзарасалым бүленеше, юлларны төзекләндерү,  су чыганакларын карау, урам утларын көйләү, зиратларның торышы хакында  бәян итте. Җирлекнең яшәеше, авыл башлыгының хезмәте  район җитәкчелеге тарафыннан да уңай бәяләнде. 

2019нчы елда Әтәм авыл җирлеге үз алдына  тагын да мөһимрәк бурычлар куя. Халыкның сәламәт яшәвенә тагын да игътибарлырак булу, җирлектә гражданнарның тулаем һәм законлы мәнфәгатьләрен саклауны тәэмин итү, тормыш-көнкүрешләрен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү, социаль объектларны төзек тоту, җирлекне яшелләндерү, чистарту буенча эшне системалы алып бару – болар төп бурычлар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев