Актаныш

АВЫЛЛАР ЯШӘЕШЕ: Ирмәштә рәссам Айдар Хабибуллин истәлегенә чаңгы ярышы үтте

24 февраль көнне Ирмәш авылында туып үскән рәссам Айдар Азат улы Хабибуллин истәлегенә чаңгы ярышы үтте.

Иң җитезләр белән беррәттән, чарада катнашкан иң кечкенә һәм иң өлкән чаңгысөярләр дә авыл җирлеге башлыгы Лилия Хәйдәрова кулыннан Грамоталар алды.

 Айдар Хабибуллинның әнисе Наилә ханым ярышны үткәрүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештереп, үзенең изге теләкләрен юллады.


Рәссамнең авылдашлары Сирина апа Гыйлфанова һәм Дилбәр апа Загитовалар да чаңгыда узышучыларга үзләренең истәлек бүләкләрен тапшырды. 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: