Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АВЫЛЛАР ҖЫЕН УЗДЫРА, Ә АКТАНЫШТА - РЕФЕРЕНДУМ

24 ноябрьдә Актаныш авылында үзара салым җыюга кагылышлы референдум уздырыла. 26 авыл җирлегенең 25ендә әлеге мәсьәлә авыл җыеннарында карала. Бу – быелгы төп яңалык. Әлеге җыеннар халык белән аралашу, аның фикерен белү, җирлекләрдә хәл итәсе мәсьәләләрне ачыклау өчен дә әһәмиятле. Ә халык саны 3 меңнән артык булган Актанышта исә референдум көтелә.

– Актанышта пропискада булган 18 яше тулган гражданнардан 500 сум җыю күздә тотыла. “Без халыкның “Әйе” дип җавап бирәчәгенә өметләнәбез. Чөнки узган ел 3 млн 200 мең сум җыелып, дәүләттән арттырып бирелгән акчаны кушкач 16 млн сумнан артып китте. 
Кировта, Күҗәкәдә һәр кешедән 1 мең, Аккүздә – 700, Пучыда 600 сум җыю турында сүз алып барыла, – дип таныштырды район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова. 
Район мәдәният йортында, “Яшьлек” мәдәни үзәгендә, технология техникумында, балалар иҗат үзәгендә, аскы Актаныштагы ветераннар йортында, “Иман” спорт комплексында, гимназия-интернат бинасында урнашкан сайлау участоклары 24 ноябрь көнне 8 сәгатьтән ачыла. 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Кайсы урамнарның кайсы участокка караганы турындагы рәсми хәбәр газетабызның 15 ноябрь санында дөнья күрде. 
2019 елда үзара салым акчасына башкарылган эшләр, 2020 елга планнар хакында барды. 
Актаныш авыл җирлеге башкарма комитетының элекке җитәкчесе Илшат Шәрәпов һәм  хәзерге җитәкчесе Илһам Шәмсуновның чыгышлары максатчан җыемның тотылышы турында иде. 
– Нигә барлык эшләр дә халык акчасына башкарыла, федераль үзәктән бүленгән финанс мөмкинлекләре кая китә? – күпләрне борчыган әлеге сорауны брифингта журналистлар бирде. 
Рәйхан Филүс кызы федераль, республика дәүләт программаларына Актанышта эшләрнең шактый колачлы башкарылуын, әмма шуңа карамастан, бу сумманың безнең җирлек ихтыяҗлары өчен җитәрлек түгеллеген аңлатты. “Чөнки асфальт салу катлаулы һәм зур чыгымнар таләп итә”, – диде. 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов шул уңайдан мисаллар китерде:
– Район үзәгендә үзара салымнан тыш, республика программалары буенча да күп кенә проблемалар хәл ителә. 2019 елда Актанышның Химиклар урамында (11 млн сум), Гамил Афзал урамында стоянка эшләнде (1 млн 600 мең сум), Лагерь урамында (1 млн 900 мең сум), Аэропорт урамы (8 млн) Баян Дәүләтов урамы (15 млн) юлларын карау дәүләт программалары нигезендә башкарылды. Урам юлларына барысы 38 млн сум акча җәлеп ителде. Риза Ишморат Һади Такташ урамнары киселешен, 
Көньяк урамын, мөмкинлек табылса, аскы Актаныштагы бер урамны асфальтлау, Совет урамының бер өлешенә вак таш җәю күздә тотыла. 35 млн сум акча сарыф ителәчәге күренеп тора. Икенче мәсьәлә –  су проблемасы. Актанышбаш су алу җайланмасыннан – 57 нче бистәгә, Шәрип авылында шундый җайланма төзеп, аннан Актанышка су трассалары сузу кебек колачлы эшләр планлаштырыла. Урамнарны яктыртуга быел 8 млн сум акча сарыф ителде. Халыкны газ белән тәэмин итү программасы гамәлдә, 15 млн сум инвестицияләнде, бу эшләр 2020 елда да дәвам итеп, яңа урамнарда 8,5 км газлаштыру көтелә. 
– Үзара салым җыюга кагылышлы программаның киләчәге булырмы билгесез, әмма бу мөмкинлекләрдән безгә файдаланып калырга кирәк, – дип, Рәйхан Филүс кызы актанышлыларны референдумда актив катнашырга чакырды.
Димәк, референдум район үзәгендә генә узачак, 24 ноябрь көнне барысы 7 сайлау участогында тавыш бирү үтәчәк. Анда 7300 сайлаучы катнашыр дип көтелә. Әлеге кампаниягә 110 агитатор җәлеп ителгән. 


2019 елда Актанышта үзара салым акчасына башкарылган эшләр
Җиңүнең 50 еллыгы урамына вак таш салынды 
(889 мең сум).
Көнбатыш һәм Дуслык урамнарына өлешчә вак таш җәелде (4 млн 200 мең сум).
Бүләк урамыннан 
Агыйдел урамына кадәр 120 метр тротуар салынды 
(202 мең сум).
Татарстан урамында “Ак Барс” банкы бинасыннан “Россия кулланучылар күзәтчелеге” бинасына кадәр җәяүлеләр сукмагы түшәлде (1 млн 100 мең сум).
Ленин проспектында “Изге ай” кибете янында җәяүлеләр тротуарына брусчатка салынды (1 млн 200 мең сум).
Ленин проспекты, Җиңүнең 30 еллыгы, Хәсән Заманов, Көньяк, Механизаторлар урамнарындагы күпфатирлы йортлар янындагы урам юллары ремонтланды, чокырлар тигезләнде
 (1 млн сум).
“Хәмит” чишмәсе төзекләндерелде, брусчатка җәелде (562 мең сум).
Актаныш үзәгеннән РТС бистәсенә алып чыга торган җәяүлеләр 
басмасы төзекләндерелде 
(394 мең сум).
Актаныштан 57 нче 
бистәгә, Нөркә урманына алып чыга торган җәяүлеләр басмасы (асылмалы күпер) ныгытылды 
(243 мең сум).
Тынычлык проспектында мәдәният йортыннан базар капкасына кадәр аралыкка диодлы яктырткыч лампалар куелган баганалар утыртылды (1 млн 805 мең сум).
4 нче һәм 7 нче балалар бакчалары арасына ут баганалары утыртылды 
(363 мең сум).
РТС бистәсендәге зиратта агачлар киселде, коймалар буялды, кирпеч баганалар төзәтелде, куакларга гербицид сиптерелде, чистартылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев