АВЫЛЛАРДАН КИЛӘ ЗАРЛАР: 17 меңгә су керттек тә, сусыз утырабыз!
Авыллары белән берничә көнгә сусыз калучылар да, бер сәгать кенә сусыз утыручылар да җирлек башлыкларыннан су "таптыра".
Җәйге чорда авыл җирлекләрендә сусызлык проблемасы әледән-әле баш калкытып тора. Авыллары белән берничә көнгә сусыз калучылар да, бер сәгать кенә сусыз утыручылар да җирлек башлыкларыннан су "таптыра".
Бүген зөбәерлеләр дә сусызлыкның авырлыгын үз җилкәләрендә татый. "17-18 мең акча түли-түли йортларга су керттек тә, хәзер сусыз утырабыз. Кер юу машинасы автомат булудан ни файда, краныңнан су акмагач? Иртән бит юарга да суың булмасын инде!" кебек сораулар безгә дә килеп иреште.
30 градус кызуда сусыз интеккән халыкка су китереп, кайнарлыкларын баса алмасак та, Түке җирлегенә караган Зөбәер авылында суның кай якка агуын ачыкларга тырышып карадык.
Җирлек дәүләт тәкъдим иткән "Чиста су" дәүләт программасында уңышлы катнашып, авылларда су скважиналары сафка баскан. Бүгенге көндә җирлек суны лицензияләү юнәлешендә киң эшчәнлек алып бара. Моңа кадәр Зөбәер скважинасы авыл халкының суга булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндереп килгән.Әмма соңгы елларда авыл халкы суның кимүен билгели, бигрәк тә Мәктәп, Үзәк урамнарында яшәүчеләр моннан иза чигә.
Җирлек башлыгы Рамил Нуртдинов да, билгеле, авыл халкының суга тиенә алмавыннан хәбәрдар. Аеруча шимбә-якшәмбе көннәрендә скважина халыкның суга булган ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый. Йортка кертелгән су кер юу машналарына, душ кабиналарына тотыла – аңлашыла ки, су тоту да бермә-бер арткан. Кайберәүләрнең бакчадагы бәрәңгесен дә су сиптереп үстерү очракларын шәхсән үзем белгәнлектән, зөбәерлеләрдә дә андый хилафлык бардыр дип исәплим. Менә шуларны бергә кушкач, суның кай таба агуы ачыклана да инде. Өстәвенә, бүгенге көндә авыл халкы су өчен бер тиен акча да түләми. Мондый “юмартлык” каян килгән диярсез. Суга акча түләмәү дә бөтен кешегә дә суның бер чама килмәвенә барып тоташа.
Әгәр дә суга сусаган авыл халкы бу юнәлештә берни дә эшләнми дип саный икән – сез, җәмәгать, ялгышасыз. Бүгенге көндә районның “Теплосервис” җәмгыяте зөбәерлеләрне сулы итү максатыннан тулы бер комплекс эш алып бара. Киләчәктә суга булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерү өчен скважинага өстәмә су чыганагы тоташтыру мәҗбүри. Бу нисбәттән бер линия булдырылып, чишмәгә ялгану бара. Кирәкле материаллар да кайтартылган,линия дә булдырылган. Су җыя торган савытны (ёмкость) утыртып, ялгану башкарылса, зөбәерлеләр суга тиенәчәк, Ходай кушса.
- Шушы линия эшләп киткәч, су белән өзлекекләр булырга тиеш түгел, - дип ышандырды җирлек башлыгы Рамил Нуртдинов та. Срокларга килгәндә, тоткарлыклар килеп чыкмаса, су алдагы көннәрдә үк сөендерәчәк халыкны. Иң мөһиме, ел әйләнәсе сулы булачак алар.
Шулай булгач, хөрмәтле зөбәерлеләр, хәлне аңлап,бераз сабыр булсагыз иде. Җирлек башлыгы ситуацияне контрольдә тота. Аннан килеп, сүзләрен җилгә ташлый торган җитәкче дип белмим мин Рамил Мирхаҗиян улын. Кер юу машиналарыгызны әзерләп торыгыз – су юлы сезгә борылган инде.
фото иллюстрация рәвешендә бирелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев