Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АВЫЛЛАРДАН КИЛӘ ЗАРЛАР -3: Чокырсыз юл кайда юк соң ул?

Табигать бу көннәрдә халыкның сабырлыгын сынау белән беррәттән җирлекләрдәге кимчелекләрне дә өскә калкытты. 

Быелгы тоташка киткән яңгырлар чүп үләннәрен кинәндерде: бакчалар гына түгел, юл буйлары да алар хакимлегендә калды. Моңа кадәр ялтырап торган урыннарны да шайтан таягы, билчән басты. Яңгырлар шулай ук таш өслек түшәлмәгән авыл юлларын да рәттән чыгарды, чокыр-чакырлы урыннар күлдәвеккә әверелде - кыскасы, табигать бу көннәрдә халыкның сабырлыгын сынау белән беррәттән җирлекләрдәге кимчелекләрне дә өскә калкытты. 

Чалманарат җирлегенә караган Түбән Гәрәй авылы халкына да ят түгел бу проблемалар. Щебенка түшәлгән юлларның чокырларына җыйналган яңгыр сулары, күпернең буеннан-буена чәчәктә утырган шайтан таяклары - бу бер гәрәйленең телефон кадрына эләккән фотомизгелләр. 

Күпер янының чабылмавына көн саен яуган яңгырлар сәбәпче икәненә бер шигем дә юк анысы. Чишмәстәй проблема да түгел дип уйлыйм, аннан килеп Чалманарат чүп үләне үрчетеп ята торган җирлек түгел ул. 

Ә менә юлларыгыз кызыксындырды, җәмәгать! 2008 елга кадәр бу күпер урынында язлы-көзле техника үтә алмаслык баткаклык булуын искә төшерсәк, хәлләрегез алай ук зарланырлык түгел кебек. Өстәвенә, дәүләт программасы кысаларында  булдырылган күпердән соң авыл юлына щебенка түшәлде. Асфальт ук булмаса да, ул  шактый елларга гәрәйлеләргә юлсызлык проблемасын онытып торырга мөмкинлек бирде. 

Техника йөреп торгач, таш та туза – бүген күпернең юлга тоташкан өлеше шактый чокырланган, сүз дә юк, аңа ремонт кирәк. Бер арба ком китереп аударудан гына әллә ни файда юк. Шуңа күрә дә 2020 елда  Түбән Гәрәйгә керә торган юл төзекләндерелер дигән ныклы ышаныч бар, бу нисбәттән шактый эш башкарыла. Әлегә исә фотодагы көйсез урыннарны ком белән “ямаштырып” торудан башка чара юк.  Инде яңгырлар туктады кебек, җирлек башлыгы Камил Әхмәтов монысын да озакка сузмас. 


Авыл халкыннан исә күпмедер дәрәҗәдә аңлау һәм теләктәшлек сорыйсы килә. Бүген авылларның картаеп бару проблемасы пышылдап сөйләүдән узган, алдыбызда булганын бетерми саклап калу бурычы тора. Чалманарат җирлегенә караган Түбән һәм Югары Гәрәй авылларында соңгы елларда кеше саны кимү күзәтелә. Әмма бу авыл халкының яшәү шартларын яхшыртмаска сәбәп түгел һәм була да алмый.  


Авылда гәрәйлеләрне сөендерерлек шактый башлангычларга нигез салынган: Тәкәрлек чишмәсенең санитар зонасын коймалап алу, 2020 елда Түбән Гәрәй авылында модульле кибет төзү, Җиңү көненә авылның үз һәйкәлен булдыру.... Бу исемлеккә  юл һәм күпернең ремонтын да  кертсәк,  миңа калса, бу шактый саллы хезмәт. Ә сез, ни өчендер, кимчелек эзлисез һәм  яңгырдан соң җыелган судан зарланасыз...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев