Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авылым урамын су эзләп урадым...

Кешегә көндәлек тормыш итү өчен ут, су, газ кирәк. Шушыларның берсе генә булмаса да, тормышның асты-өскә әйләнгәндәй тоела. Булганда гына кадерен белмисең икән ул. Ярты көн генә су булмый торса да, нишләргә белмибез. Ә менә Иске Сәфәр авылында яшәүчеләр өчен әлеге газап айлар буена сузыла.

Ул вакытта да авылдашларымның бер өйдә су бар, икенчесендә юк бит дип өзгәләнүләре аптыраткан иде. Ничек инде бер трассадан аккан су бер өйгә килә, икенчесенә юк соң? Үзем бу хәлләрнең шаһите булмасам, ышанмас та идем. Әлеге табышмакка җавапны трассаларның нык тузган, аларның кайбер урыннары тыгылган булуы белән аңлатырга тырыштылар. Су башнясына су даими кудырыламы икән соң? Басым булмагач, барлык урамнарга да су әллә барып җитмиме икән дигән сораулар да тынгы бирмәде. Сер түгел, су трассасының әле бер җиреннән, әле икенче җиреннән тишелеп су агып яту очраклары да булды. Башняны ачып чистарткач, авылның күпчелек өлешенә су килә башлады. Халыкның сөенечтән йөзләре яктырды.

Тик, нәкъ шул вакытта, узган елның декабрь башында 1 Май урамының яртысында су бетә. Инде менә ай ярым әлеге очта яшәүчеләр сусызлыктан интегә. Бу хакта безгә Рузилә апа Тимерова шалтыратып хәбәр итте.

– Ярдәм итегез, зинһар өчен. Чарасызлыктан сезгә шалтыратабыз, – диде ул. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дип юкка гына әйтмиләр ул. Мин дә бу хәлләрне үз башыннан кичергән әниемне күз алдына китереп, аргы якта (халык телендә 1 Май урамы шулай йөри) яшәүчеләрне  чын күңелдән кызгандым.

Үзләре  белән якыннан аралашу өчен иҗат төркемебез белән Иске Сәфәргә юл тоттык. Юк, мин шалтыратмадым дип, качмады алар. Киресенчә, машинабыз килеп туктауга, бер-бер артлы яныбызга җыелдылар. Моң-зарларын сөйли дә башладылар.

–Мин Кировта эшлим. Малларга эчерү өчен суны шуннан канистралар белән алып кайтам. Үзебезгә эчәргә чишмәдән ташыйм. Ишегалдында кое бар иде. Быел ул да кипте, – ди Мөнир абый Тимеров. – Әле чишмәгә төшә торган юлның  кары да эттерелмәгән. Нива машинасы гына йөри торган.

– Һәркемнең ихатасына су кергән. Шуңа урамдагы колонканы яптылар. Хәзер теләсә ничек кеше ихатасына да  кереп булмый. Шулай да, күршеләргә әкрен генә су килгән очракта, кереп,  тамчылап бер-ике чиләк су җыям. Кешегә дә гел кереп йөрүе кыен. Бер җирдән су ала торган түгел. Күпләп мал асрагач, аларга су да күп кирәк. Кычкырып елыйсылар килә, – ди Рузилә апа.

– Ә машинасы булмаган өлкәннәр нишли соң?

– Алар мал асрамагач, үзләренә ике-өч чиләк су җитә. Кайдан туры килә, шуннан җыялар. Нишләсеннәр инде.

– Без малларга ишегалдындагы коедан әз-әзләп җыеп эчерәбез. Аның да быел суы шуннан артмады, – дип сүзгә кушылды Закир абый Шәрипов.

– Кешечә рәхәт яшик дип, өй эченә бәдрәф ясаттык, бойлер урнаштырдык. Әмма су булмагач, аларның берсен дә кулланып булмый. Керен дә юарга кирәк, – ди Мөршидә апа.

Керен дә юарга, мунчасын да
керергә кирәк бит әле. Мунча ягасы көнне чишмәгә икешәр-өчәр тапкыр барабыз, диләр. Әле ярый чишмә бар. Ул да булмаса, нишләргә? Кар эретергәме? XXI гасырда. 

– Сусызлыкның сәбәбе нидә диләр? Элек тә мондый хәлләр була идеме?

– Күпер янында безнең якка чыга торган су трассасының бер җирен өч тапкыр чокыдылар инде. Тиешле урынны чокымый бит алар. Безгә тишек ямарга гына куштылар диләр дә, китәләр. Заявка биргәч, эшне җиренә җиткереп башкарырга, аны бетерергә кирәктер бит инде?! Акчасын алалар бит. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова беренчесендә –5, икенчесендә – 5, өченчесендә тагын шул тикле акча түләдем, диде. Гөлнараны да гаепләмим. Тырыша, чакырта. Әмма, килгән тракторчы янында күрсәтмә биреп торучы юк. Килгән кеше синең трассаңның ничек икәнен кайдан белсен инде, – дип өзгәләнә Рузилә апа.

–Берничә ел элек тә шушы хәл булды. Ул вакытта аны үзебезнең авылның тракторчы егетләре Зөфәр Зиннуров белән Наил Исламовлар ничек итсәләр-иттеләр, чокып, лайга бата-бата эшләп куйдылар. Кайсы урыннан чокыганнарын шулардан сорагыз әле дип карадык. Әмма тыңлаучы булмады. “Теплосервис” оешмасыннан килеп беренче көнне каян туры килә, шуннан чокып киттеләр. Икенче көнне үзләре шуны тишеп киттеләр. Өченче көнне шул тишекне ямадылар. Аннан 31 градус суык көнне каткан лайны өстенә төшерделәр дә, тагын тишелде. Алар янында үзебезнең урамда яшәүче ирләр гел карап тора да. Тик алар бит авыл җирлеге башлыгы түгел. Ришат абый авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәндә чокыр кырыннан китмичә карап тора иде. Ә Гөлнара Актаныштан кайтып керә алмый. Хәзер укуда, –диделәр. Без дә аны күрә алмадык.

Авыл җирлеге башлыгын көне-төне җыелышта йөртү дөрес түгелдер. Ул иң беренче чиратта авыл эчендәге проблемаларны хәл итәргә тиештер, дигән фикерне дә өстәде алар.

Әлеге урамны икегә бүлүче кечкенә ерганак бар. Су трассасы шуннан борыла. Ул урамда ерганакның бер ягында яшәүчеләргә су бер трассадан, икенче башында яшәүчеләргә икенче трассадан килә. Икенче башта яшәүчеләр дә башта суга интеккән. Һәйкәл янындагы трассаны карагач, аларга су килә башлаган.  Су килми торган башта 30лап хуҗалык бар. Алар барысы бергә җыелып, авыл җирлеге башлыгы янына да керергә җыенганнар. Әмма ул “Теплосервис”тан трактор чакырттым, дигән. Ләкин трактор дигәне генә әле дә күренми. Трассада су гел юк дип тә булмый. Чөнки кайбер өйләрнең тыштагы торбаларына су тамчылап булса да бераз килеп ала. Димәк басым юк. Бу инде трассаның кайсыдыр өлеше тыгылган дигәнне аңлата. Үзләре дә Муса Җәлил урамында су әйбәт килә, безнең якка елга аша чыга алмый, диләр. Җәй көне дә су әйбәт килгән булган.

Иске Сәфәрдән кайтышлый без “Теплосервис” оешмасы җитәкчесе Дилфат Нәгыймовны да күрдек. Ул әлеге хәлгә авылның су схемасыннан күрсәтә-күрсәтә түбәндәгечә аңлатма бирде:

– Сез әйткән 1 Май урамында су трассасы икегә бүленгән. Бу башка су бара торган трассада күпер буенда тишелгән урын бар иде. Шуны табып, ямап куйгач су булыр дигән идек, булмады. Шуннан ул урынны өзеп, ерганак башыннан һава белән өрдереп карадык. Су барыбер булмады. Күпернең бу ягында мөгаен 32ле генә торба куелган. Һәм ул тыгылган. Аны чистарта алмадык. Муса Җәлил урамы белән шушы өлеш тоташкан урынны табып, аны өзеп, шуннан чистартып карарга кирәк инде. “Чиста су” программасы буенча ул урамга тоташ торба салынды. Аны кушкач проблема булмаячак. Әгәр дә иске трассаны яңасына тоташтырсак, хәзер дә су биреп була. Әмма бу очракта инде ул урамда яшәүчеләргә һәрберсенә шул трассадан өйләренә су кертергә кирәк була. Кыш көне монысы да бик авыр эш. Язга чыккач, җир эрегәч, аны эшләүнең бер кыенлыгы да булмас. Авылга суны Киров башындагы башнядан бирәбез. Муса Җәлил урамындагы башняга да су шуннан тула. Әмма Киров башындагы башнядан чыккан торбаның диаметры 100ле урынына 40лы гына куелган. Башняларда су тулып торса да, урамдагы трассаларга басым белән китә алмый. Аны да зуррак диаметрлы торбага алыштыру кирәк.

– Язга тикле шактый. Кеше бу вакыт эчендә сусыз нишләргә тиеш соң?

– Барырбыз инде. Шул 35ле торбаны табып, шуны чистартып карарбыз. Бүген әле Адайда эшлибез. Анда да торба тишелгән.

– Кайчан барасыз? Халык көтә бит.

–Бу атнада пәнҗешәмбе көнне барырбыз.

Менә шундый җавап. Өметләнеп көтик инде, авылдашлар. Нәтиҗәсен тагын хәбәр итәрбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев