Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авылымда ифтар мәҗлесе

Ил-көннәребезгә, халкыбызга Ислам дине яңадан тулы вәкаләте белән кайтты. Мәчетләр торгызылды, яңалары салынды. Дин-кардәшләребез намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу кебек изге гамәлләр кылып яши башлады.

Моңа кадәр мәчете булмаган авылыбызда, авыл халкы, аның читтәге кыз-уллары ярдәме белән, 2003 елда мәчет төзелде. Шул көннән ул даими эшләп килә. Мәчетебез манарасыннан яңгыраган моңлы азан тавышы һәркемне үзенә дәшә кебек. Күпчелек апа-абыйларыбыз да, алар тәрбиясендә үскән яшьләребез дә инде иманга килеп, көннән-көн дингә ныграк тартыла. Җомга намазларына даими йөри. Бу – бик сөенечле хәл. Ә Аллаһы Раббыбыз тарафыннан бүләк итеп бирелгән Изге Рамазан аенда исә авылдашларыбыз һәр көнне тәравих намазын мәчеткә килеп укыдылар.

 

Рамазан ае – гөнаһлардан арыну, изге гамәлләр кылу, савапларга ирешү ае. Авылыбызда үткәрелгән ифтар мәҗлесе дә шундый матур гамәлләрнең берсе. “Актаныш” агрофирмасы һәм авыл җирлеге Советы ярдәме белән әзерләнгән әлеге күркәм мәҗлескә авылыбызның күп кенә ураза тотучы аксакаллары һәм ак әбиләре җыелды. Мәҗлес хәзрәтебез Флүс ага Хуҗинның Рамазан аена багышланган вәгазе белән башланып китте. Аның һәм Назиф ага Рәшитовның Коръән укуы ифтар ашын тагын да күркәмләндереп җибәрде. Хуҗалык башлыгы Илфак Фикать улы һәм авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Әбесөгет улы үзләренең чыгышларында өлкәннәребезгә изге теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткерделәр. Аларны  Ураза бәйрәме белән котладылар.

 

Авыл халкы мәҗлесне үткәрүдә зур өлеш керткән Әнвәр Гафуровка, Илфак Гаяновка, мул табын әзерләгән ашханә хезмәткәрләренә, хәзрәтебез Флүс Хуҗинга чиксез рәхмәтләрен әйтеп таралды.

 

Тоткан уразаларыгыз саваплы, кылган гамәлләрегез изге, яшәгән гомерегез имин булсын, хөрмәтле дин кардәшләрем, авылдашларым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев