Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авыр гаиләләр авыл җәмәгатьчелегенең күз уңында булырга тиеш

Актаныш районында социаль яктан 7 гаилә куркыныч санала. Быел 3 гаилә тәртип ягыннан уңай якка үзгәрү сәбәпле, исәптән төшерелгән. Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе мондый гаиләләрне һәрвакыт күз уңында тота.

       Мәсәлән, Аеш авылынннан булган бер гаиләдә хатын-кыз дәвалануга алып барганнан соң,  спиртлы эчемлекләр кулланудан туктап, гаиләсенә ныграк игътибар юнәлткән. Гаилә хуҗалык ярдәме белән яңа йорт җиткергән. Мондый уңай нәтиҗәләр күп булсын иде дә... Даими эчүчелек белән шөгыльләнүче тагын бер гаилә Аеш җирлегенә кара тап булып тора. Хәзер ир белән хатынны ата-аналык хокукыннан мәхрүм итү буенча эш башланган. Иң тетрәндергәне- бердәнбер бала беркемгә дә кирәк түгел.

        Киров авылында авыр гаиләләр белән эшлисе эшләр күп әле. Җирлектә 5 гаилә куркыныч санала. Актаныш авылында да гаиләсенә битарафларның артуы урынлы борчу тудыра. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева 25 форма-киңәшмәдә районда 89 авыр гаиләнең исәптә торуын, аларда 191 бала тәрбияләнүен әйтте,  Җитәкче йортта балалар үстерергә, тәрбияләргә мөмкинлекләр тудырылмаган өчен исәпкә куелган семьяларга авыл җирлеге җитәкчелегенең, район социаль яклау бүлегенең ярдәме кирәклеген искәртте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев