Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АВЫР ТЕМА: Кемнең ничек яшәве ихатадан күренә

Ахырдан комиссия әгъзалары Куян авылында яшәүче Ч.Х.ның да хәлен белде. Ул вакытлыча аналык хокукларыннан мәхрүм ителеп, кечкенә игезәк кызлары приютка җибәрелгән иде.

Авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тудырылган яшәү шартлары белән танышу, булган проблемаларын хәл итүдә булышу, аларның җәйге ялларының ничек узуын белү максатыннан, районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия әгъзалары җирлекләрдә күчмә утырышлар уздыруны дәвам итә. Аның чираттагысы 10 июль көнне Яңа Әлем җирлегендә узды.

 

Әлеге җирлектә 9 авыр гаилә исәптә тора. Күмәк сөйләшүгә кадәр комиссия әгъзалары шушы гаиләләрнең өйләрендә булды. Кызганычка каршы, кайберләре белән очраша алмадык. Безне бикле ишекләр каршы алды. Йозак күреп бер көенсәк, күңелгә  алар мөгаен эштәдер дигән җылы уйлар да йөгерде. Чөнки ни белән булса да  мәшгуль булган кешенең тәртипсезләнеп йөрергә вакыты да, теләге дә калмый. Гаиләсен туйдырыр өчен акчасы да кайта дигән сүз бит. Өйләренә кереп булмаса да, ихаталарын күздән кичереп, кешенең ничек яшәвен күзалларга була ул.  А.М. яшәгән ихатада “Без монда”, дип, чүпләр “сәлам” бирсә, Д.Н. яшәгәне ялт итеп тора. “Аның өендә дә чип-чиста, тәртип“, – диде авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова.

 

Д.нең эчү очраклары да бетте, диделәр.

 

А. һәм Р. М.лар яшәгән ихатага узабыз. Капка төбендәге, өй каршындагы метр булып үскән әрем, әрекмәннәрнең әле яңа гына чабылганы күренеп тора. Аңынчы, мөгаен, җитешә алмаган булганнардыр. Түтәлләрдәге суганнар да үзләрен чүптән арындыруны көтеп утыра шул. Ярар, бераз түзегез, сезне дә утарлар дип өйгә таба якынлашуга, пычрак баскыч, анда аунаган аяк киемнәре каршы алды. Күңелдәге уңай фикерләр шул арада юкка чыкты. Өй эчен дә җыештырылган дип булмый. Дүрт бала анасы А.га җыештырылган өй болай булмый бит, дип аңлатырга тырышып карады комиссия әгъзалары. Тик ул кабул итәргә теләмәде. Агрессив тавыш белән җавап кайтаруын дәвам итте.

 

–  Өең юылганмы? – диюгә:

–  Юылган, шуңа җыештырып бетерә алмадым, – диде.

 

Югыйсә аның үсеп килүче балалары да өй җыештырырга булыша алырлык. Бары тик әни кешенең аларны өйрәтүе генә кирәк. Хезмәт тәрбиясе дигән төшенчә дә бар бит әле. Бу очракта, А.ның балаларында аның әсәре дә юк.

 

Комиссия рәисе Ләйсән Нурлыеваның: “Тагын кайчан килик, өеңне ничә көндә җыештырасың.? – дигән соравына да, исе китмичә: “ Бер атнадан, өч көннән, иртәгә килегез”, – диде.

 

Аңа бер атна вакыт бирелде.

 

Н.С. яши торган ихатада, иске өй янәшәсенә матур итеп яңа өй салып куйганнар. Аңа бары тик җылылык кына кертәсе калган, диделәр. Н.нең әнисе исән вакытта аны да эшләтеп куяр инде дип өстәделәр. Чөнки Н.С. эчүчелек белән шөгыльләнгән,  балигъ булмаган баласына тиешле тәрбия бирмәгән өчен аналык хокукыннан мәхрүм ителгән. Баласы әтисе белән яшәргә тиеш булса да, анда да шартлар җитәрлек булмау сәбәпле, баланы Н.нең әнисе М. әби  тәрбияли. Н. дә шулар белән яши. Әлеге гаиләне тотып торучы да, яшәтүче дә шушы М. әби. Аңа Ходайдан сабырлык һәм гомер генә телисе килә. Чөнки комиссия әгъзалары Н.не исерек килеш чүп үләннәре арасыннан юллап алып кайтканнарын бик яхшы хәтерли әле. Аның аналык хокукларын кире кайтару буенча бернинди дә адым ясамаганы күренеп тора. Ә нигә тырышырга? Улы барыбер үзе янында бит.

 

Я.Р.лар да яңа йорт тергезү белән мәшгуль. Ихаталарындагы тәртипсезлек шуның нәтиҗәсеннәндер, дип өметләник.

 

И.Х.лар гаиләсендәге тавыш комиссия әгъзаларына яхшы таныш. Ир белән хатын тыныша алмыйча, аларның эше утырышта да тикшерелгән иде. Бу юлы без биредән сөенеп чыктык. Өйдә тәртип, хәзер бар да яхшырды, диде
ире И. Хатыны эштә иде. Әлеге гаиләне, бәлки, исәптән төшерергә дә кирәктер дигән фикер дә туды. 

 

Ахырдан җыелып сөйләшү барышында да Яңа Әлем җирлегенең авыр гаиләләр белән эшләве уңай яктан бәяләнде. Биредә исәптә торган һәр гаиләгә аерым папка булдырылган.

 

Анда барлык документлары теркәлгән. Әлеге гаиләдә кайчан булганнар, кайчан очрашканнар, барысы да көне белән күрсәтелгән. Бу бер яктан үзләренә ышаныч тудырса, икенче яктан исәптә торган гаиләләрне күзәтүдә тотарга булыша.

 

– Авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы уздыру максатыннан аларның барысын да диярлек лагерьларга урнаштырдык, –  диде Дилбәр Әнвәрова. – Исәптә торган гаиләдәге хатын-кызлар белән психологлар сөйләшсә дә начар булмас иде. Аның бу фикере комиссия әгъзалары тарафыннан хуплау тапты.

 

Тәхия апа Усманованың мәктәптә алып барган әхлак дәресләре дә балаларга бик үтемле, диләр. Үгет-нәсихәт, вәгазь тыңлап үскән бала күрәләтә тәртипсезлек юлына басмый. Шулай ук алда телгә алган хезмәт тәрбиясе дә читтә калырга тиеш түгел.

 

Ахырдан комиссия әгъзалары Куян авылында яшәүче  Ч.Х.ның да хәлен белде. Ул вакытлыча аналык хокукларыннан мәхрүм ителеп, кечкенә игезәк кызлары приютка җибәрелгән иде. Ч. эчүен ташлап, балаларына тиешле тәрбия бирү өчен шартлар тудырганнан соң, март аенда балалары кайтарылды. Гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү үзәгендә хезмәт куючы кызлар аларның өендә даими булып, Ч.ның тәртибе белән танышып торалар. Тик бу юлы безне бик күңелле булмаган күренеш каршы алды. Ч. яшь ярымлык игезәк кызларын залга ябып куеп, үзе кухня ягында эчке күлмәктән генә чәй эчеп утыра иде. “Нәрсәсе гаҗәп?” –  дияр кайберәүләр. Тик сабыйларның салкын, буяулы идәндә юеш трусиктан гына утыруларын өстәсәк, бер дә алай диясе килмәс шул. Өй юдым, җәймәне шуңа алдым, дип акланды ул. Әле бакчадан гына кердем дип тә өстәде. Әмма төнге күлмәктән бакчада эшләвенә бер дә ышанасы килми шул. Нинди генә эш булса да, беренче чиратта, сабыйлар, аларның сәламәтлеге икәнлеге аңа кат-кат аңлатылды. Ә нәтиҗә ясау үзеннән инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев