АВЫРТКАН УРЫН: Актаныш районының иң кечкенә җирлеге дә зур проблемаларны үзара салым ярдәме белән чишә (+ФОТОХИСАП)
Халык саны буенча чагыштырганда, Мәсәде авыл җирлеге райондагы иң кечкенә җирлек булып исәпләнә. Биредә ике авылга 407 кеше рәсми теркәлеп, Бурсык, Мәсәде авылларында гомер кичерә.
2019 елда кеше башыннан 500 сум исәбеннән 126 500 сум үзара салым акчасы җыйнап алуга ирешкән Мәсәде. Дәүләт ярдәме белән аның гомуми суммасы 632 500 сумны тәшкил иткән. (Чагыштыру өчен, бу сумма Пучы авыл җирлегенекеннән уртача 4 тапкырга ким!!!) Әмма акча аз булу җирлектә эшләнәсе эшләрне киметми. Зур җирлекләрдәге кебек үк, биредә дә кешеләр яши. Һәм алар утлы, сулы, юллы булган җитеш шартларда яшәргә омтыла.
Үзара салым акчасы ярдәме белән быел Бурсык авылының Лесная һәм Мәсәде авылының Агыйдел урамнарына комлы таш җәю оештырылган. Моңа авыл урамнарын кырдыру, эттерү, тигезләү кебек ел дәвамында башкарылып килгән хезмәтләрне дә кушсак, бу юнәлештә тотылган акча 243 000 сумны тәшкил иткән. 2020 елда исә Мәсәденең Нефтяниклар һәм Речная урамнары да төзекләндерүне көтә.
Су скважиналарын рәсмиләштерү, су анализлары алу кебек эшләргә җирлек халкының 225 573 сум акчасы тотылган.
Мәсәде авылы халкының еш кына утсыз калу проблемасын да җирлек быел чишүгә ирешкән. 31 000 сумлык эшләр башкарылып, электр линиясенең чыганагы үзгәртелгәч, халык утсызлыктан интекми.
Җирлекне төзекләндерү юнәлешендә дә Мәсәде җирлеге ел саен төрле дәрәҗәдәге эшләр башкара. Быел һәйкәлләрне яңартуга – 41 050 сум, зират территориясенә чүп савытлары урнаштыру өчен 47 000 сумнан артык акча тотылган.
Җирлектә хуҗалык булмау да халык яшәешенә аяк чалмый калмый. Урам юларын тигезләү, кардан арындыру өчен дә Актаныштан егәрле техника чакыртырга мәҗбүр җирлек. Һәм бу, билгеле, бушка эшләнә торган хезмәт түгел.
Җирлектә бердән-бер оешта – “Агыйдел” нефть кудыру станциясе. Җирлек башлыгы Флүлә Риф кызы билгеләп үткәнчә, авыллар аның ярдәмен тоеп яши. Мәсәде авылында яңартылып сафка басачак биочистарту корылмасының төзелешен дә шушы оешма күтәрә. Рәсми булмаган чыганаклардан алынган мәгълумат буенча, аның суммасы 13 000 000 сум чамасы.
- Барлык эшләрне дә мәдәният, социаль тармакларда хезмәт куючылар, авыл халкы белән эшлибез. Аларга рәхмәтем зур. Киләчәктә дә халык белән аңлашып, уртак максатлар куеп, аларны бергәләп чынга ашырасы иде!” – ди җирлек башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев