Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АВЫРТКАН УРЫН: Аска тәгәрәве җиңел

Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе Уразай җирлегендә булып, авыр тормыш шартларында яшәүче, исәптә торучы гаиләләрдә булып, хәлләрен белде, булган проблемаларын чишүдә ярдәм итү юлларын эзләде. 

Иң элек Куян авылында гомер итүче М.Х. белән аралаштык. Ул ялгызы өч бала тәрбияли. Тормыш иптәше бер ел элек вафат булган. Хәзер өйдәге хатын-кыз эшен олы кызы К. башкара. Өйләре күптәнге булса да, чиста. Әмма К.нең кичләрен тиешле сәгатьләрдән соң йөри торган гадәте бар. Комиссия әгъзалары аңа моның яхшыга илтмәвен төшендерергә тырыштылар. Тик К. бу киңәшләрне өйрәтмәгез, дигән кебек кабул итте булса кирәк. Ризасызлыгы йөзенә чыккан иде. Кыек юлга басу, тормыш төбенә тәгәрү өчен күп вакыт та, көч тә кирәкми, әмма кире аннан күтәрелү өчен ай-хай күпме тырышырга кирәк. К. шуны аңласын иде. М.ның уртанчы улы да тәртип бозып, исәпкә бастырылган иде. Димәк аңа, ата кеше буларак, балаларына ныграк күз-колак булырга кирәктер. Үзенең дә спиртлы эчемлекләр куллана торган гадәте бар. Әмма кулыннан эш килә бит. Менә дигән итеп яңа йорт җиткергән. Аны бары тик җыештырып кына бетерәсе калган. 

–Ни өчен шул яңа өеңә күчмисең, балаларыңның да күңелләре күтәрелеп китәр иде, –дибез.

Ул исә төрле юк сәбәпләр табып, иңсәсен сикертте. Вакыт юкны сылтау итте. 

Уразай авыл җирлеге башлыгы Риназ Шәрипов:
– Синең өчен вакыт табам. Әйберләреңне күчерергә егетләр дә алып киләм. Син әйт кенә, – дип ярдәм кулы сузарга әзер икәнлеген белдерде. Шулай булгач, М.га тиз арада бу проблеманы хәл итәргә кирәктер. 

Шул ук авылда яшәүче, игезәк кызлар тәрбияләүче Ч.Х.ларда комиссия әгъзаларына еш “кунак” булырга туры килә. Элегрәк Ч. кызларын тәрбияләүгә әллә ни артык игътибар бирми, өен дә җыештырмый иде. Бу баруда кызлары балалар бакчасында иде. Үзе эчкечелектән дәваланган. Өен дә күпмедер җыештырган. Димәк, алга китеш сизелә. 

Бик нык иске өйдә яшәүче Р.Ә. белән Л.Т.нең өйләре чип-чиста итеп җыештырылган. Биредә ике бала тәрбияләнә. Ләкин электр чыбыклары нык тузган. Өй үзе дә бер якка авышкан. Алар яңа өй салганнар. Эчтәге эшләрен башкарып чыгасылары бар. Аларны кышкылыкка иске өйләрендә калдырып булмый, дип белдерде комиссия әгъзалары. Һәм социаль яклау бүлеге аша социаль килешү нигезендә ярдәмгә документлар җыярга кушылды. 

Шәрип авылында яшәүче А.К.ның тәртибе уңай якка үзгәргән. Балалары караулы. Аңа киләчәктә дә шушы юлдан тайпылмаска гына кирәк инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев