Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авыру, үлем, ятим балалар, ялгыз картлык: районда үсеш алган яманлыкка эчкечелек сәбәп

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында 25 форма-киңәшмә узды.

Киңәшмәдә 2021 ел һәм 2021 елның декабрь аена йомгак ясалды. Авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары киңәшмәдә онлайн катнашты.

Авыл җирлекләрендәге демография, халыкның сәламәтлек дәрәҗәсе, алкоголь сатылышы турында район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Нурлыева сөйләде. 
Ләйсән Нурлыева балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеге белән таныштырды. 

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, полиция бүлегеннән Рафак Ризванов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова үз юнәлешләре буенча хисап тотты. 

Район башлыгы Энгель Фәттахов барлык начар күрсәткечләргә дә эчүчелек афәтенең зур йогынтысын билгеләп үтте. Җитәкчеләргә бу вәзгыятьне үзгәртүдә чаралар планын төзеп, максатчан эш алып баруларын сорады.

Декабрь ае нәтиҗәләре буенча Иске Айман авыл җирлеге беренче урынга лаек дип табылды, җирлеккә пар күгәрчен сыны тапшырылды.

25 форма-киңәшмә турында киләсе язмаларда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев