Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Айдар Иманаев Мәскәү шәһәрендә зур гамәли сөйләшүдә катнашты

Күптән түгел район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев ел нәтиҗәләре буенча Мәскәү шәһәрендә "Урожай" спорт җәмгыяте тарафыннан үткәрелгән зур гамәли сөйләшүдә катнашты. Татарстаннан килгән вәкил буларак, республикада һәм район җирлегендә уздырылган спорт чаралары һәм әлеге өлкәдәге уңышлар турында чыгыш ясады ул. Район җирлегендә 2007 елдан...

Күптән түгел район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев ел нәтиҗәләре буенча Мәскәү шәһәрендә "Урожай" спорт җәмгыяте тарафыннан үткәрелгән зур гамәли сөйләшүдә катнашты. Татарстаннан килгән вәкил буларак, республикада һәм район җирлегендә уздырылган спорт чаралары һәм әлеге өлкәдәге уңышлар турында чыгыш ясады ул. Район җирлегендә 2007 елдан һәм республикада соңгы елларда даими үткәрелеп килгән ГТО нормаларын тапшыру чарасы күпләр тарафыннан югары бәяләнеп, Актанышның һәм Татарстанның сәламәт яшәү рәвешен алга этәрүдәге уңышлары, бу өлкәдәге хезмәтләре үрнәккә куелды.
- Шунысын да искәртеп китү урынлыдыр: күп кенә регионнарның бюджетында спорт чараларына бөтенләй диярлек чыгымнар каралмаган, булса да, юк дәрәҗәдә генә, - ди Айдар Иманаев. Ихтыяр көче белән генә спортны җәелдерү мөмкин түгел. Төрле чаралар үткәрү, бәйгеләр оештыру, аларга әзерлекне алып бару финанс кертемнәр таләп итә. Әлеге юнәлештә Татарстандагы һәм, шул исәптән, безнең райондагы эшчәнлек тә уңай бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев